Әтнә татар дәүләт драма театрында Калмыкия Рус драма һәм комедия театры сәнгать җитәкчесе, режиссер спектакль куячак
Спектакль якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин турында булачак.
Әтнә татар дәүләт драма театрында Калмыкия Рус драма һәм комедия театры сәнгать җитәкчесе, режиссер Алексей Сарангов Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча "Намус эше" дип исемләнгән спектакль куячак. Спектакль якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин турында булачак.
Алексей Сарангов бүгенге көндә театрда спектакль буенча репетицияләрне башлап җибәрде. Шулай ук режиссер артистлар белән авторлык тренингларын да уздыра. Геройның хис-кичерешләрен аңлар өчен артистлар һәм спектакльнең режиссеры Алексей Сарангов Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда булдылар.
Спектакльнең премьерасы октябрь аенда көтелә. Бу хакта театр коллективы үзенең социал ь челтәрендә хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев