Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театры «Ай тотылган төндә» премьерасыннан соң котлаулар кабул итте

Әтнә театры чираттагы 106 сезонын Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе белән ачты. Спектакльне чакырылган режиссер Сойжин Жамбалова чыгарган.

Спектакльдән соң пәрдә ябылгач труппа өчен көтелмәгән хәл буларак, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов артистлар янына менеп рәхмәтләрен җиткерде. «Сез нишләп глава менми икән дип үпкәләмәгез, миндә чыгыш ясау осталыгы юк. Спектаклегез шәп булды, сөбханалла! Шулай дәвам итәргә язсын», диде ул.

Габделәхәт Хәкимов алга таба да әлеге режиссер белән эшлисе иде дигән теләкләрен җиткерде. Уңышлар теләде.

Тамашачы алдына, спектакль тәмамлангач, Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов чыкты. Ул труппаны уңышлы премьера белән котлады. Режиссеры Сойжин Жамбалованың быел «Алтын битлек» номинанты булуын искәртеп, алга таба бу спектакльнең әлеге премия игътибарыннан читтә калмаячагына ышанычын белдерде.

«Мин Мостай Кәримнең бөтен әсәрләрен беләм. Әтнә театры мине – театр дөньясында яңача карашны ярата торган кешене дә гаҗәпләндерә алды. Әтнә халкының спектакльне яратып кабул итүе дә сокландырда», диде спектакльне карарга махсус килгән Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова спектакльне куючы төркемне уңышы белән котлап.

  • Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе иң күп куелган әсәрләренең берсе.
  • Бурят режиссеры Сойжин Жамбалова моңарчы Кариев театрында «Хикмәт әкиятләрен», аннары Казан шәһәре башкарма комитеты чакыру буенча Татарстанда яшәүче халыклар әкиятләреннән урам спектакле чыгарган иде.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев