Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Театр сәнгате

Әтнә театры артистлары яңа үрләр яуларга бара

Бүген, 26 май көнне, таң белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары Коми Республикасының башкаласы Сыктывкар шәһәренә «Россиянең кече шәһәр театрлары» фестивалендә катнашу өчен юлга чыкты.

Алсу Мөхтәбарова

Алар 31 май көнне "Төн. Ай Тотылу" спектаклен тәкъдим итәчәкләр.
Бу вакыйга үз иҗатыңны киң аудиториягә күрсәтү һәм илнең төрле төбәкләрендәге хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булыр дигән максат белән оештырыла.
Артистлар уңышлы чыгыш ясауга һәм жюридан уңай бәя алуга өметләрен белдерәләр.

Сезгә уңышлар һәм хәерле сәфәрләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев