Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театры оештырган драматургия конкурсында финалга чыккан әсәрләр исемлеге билгеле

Әтнә театры оештырган Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында Балалар һәм яшүсмерләр арасында республика күләмендә драматургия конкурсының жюри комиссиясе Конкурсның шорт-битен формалаштырды.

Бу хакта Әтнә театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге исемлеккә түбәндәге әсәрләр кергән:

  • «Туп», Сираев Закир (Чаллы)
  • «Назлы һәм алсу дөнья маҗаралары», Орман Йосыф (Төркия)
  • «Кечкенә кешеләрнең олы борчулары», Сафина Динә (Әтнә)
  • «Сәяхәт», Сираев Ильяс (Чаллы)
  • «Әни сүзе», Хәмидуллина Камилә (Арча)
  • «Хуҗа сайлау», Шәнгәрәева Аделина (Әлмәт)
  • «Куян белән Бүре баласының дуслыгы», Хизбуллин Салават (Чистай)
  • «Олы юл чатында», Габдрахманова Зилә (Арча)
  • «Көтеп алган күчтәнәч», Кашапова Айзирә (Актаныш)

«Драматургия конкурсында катнашучы һәр бала бәйгенең махсус бүләкләренә ия булачак», дип вәгъдә итә театр.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасының үткәрелү вакыты һәм урынын өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев