Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театрына Кытай кызы кайта, яңа проект та старт алган

Бүгенге көндә театр нинди планнар белән яши? Коллективтан нинди яңалыклар көтәргә? Җитәкчелектән шул хакта сораштык.

Газетабызның алдагы саннарында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының Мәскәүгә җыенуы турында хәбәр иткән идек. Биредә коллектив Мәскәү тамашачысына ике көндә, ике спектакль күрсәтә.

Һәркайсыбызның күз алдында Әтнә театры гел яңалыкка омтылып яши – гел эзләнүдә, заманадан артта калмый, бергә атлап барырга, бер сулышта булырга тырыша. Чөнки бүгенге яшәешебез шуны таләп итә дә. Күреп торабыз, тормыш нык кызулады. Кичәге яңалыкны бүген инде гадәти хәл кебек кабул итәбез. Шуңа күрә дә заман белән бергә атлап бармасаң, ахырдан яңалыклар вагонын куып җитәм димә яки бөтенләй төшеп калуың да бар.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрындагы планнарга килгәндә, быелгы сезонда бирегә ГИТИС студенты кайта. Кытай кызы Лю Ичэнь биредә үзенең диплом спектаклен куячак. Ул әлеге спектакльне видеога яздырып, диплом яклау өчен Мәскәүгә алып китәсе. Диплом спектакле генә дисәк тә, бу хакта театрның маркетинг буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова:

 “Кытай кызы булса да, ул безгә караганда да рус телен бик яхшы белә.

Бүгенге көндә декорациясе буенча эшләр башланды инде. Пьеса рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителә. Спектакль уңышлы килеп чыкса, халыкка тәкъдим ителәчәк. Әгәр үзгәрәк булса, диплом спектакле генә булып калырга да мөмкин”, – дип ачыклык кертте. Лю Ичэнь сәхнәләштерергә тиешле Ярослава Пулиновичның “Наташина мечта” спектакле бер кайда да уйналмаячак, дигән сүз түгел бу. Киләчәктә коллектив әлеге спектакльне төрле фестивальләрдә тәкъдим итәргә җыена.

Апрель ахырында театр коллективы зур гастрольләр программасы кысаларында Дагыстанның Дербент шәһәренә китә. Биредә коллектив өч спектакль уйный. Гөлназ Минкинаның “ШҮРӘЛЕ TRIP” (0+), Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты” (16+), Аяз Гыйлаҗевнең “Кар астында кайнар чишмә” (16+) спектакльләре куелачак. “Бу инде безнең алмаш гастрольләр. Дербент шәһәренең Табасаран дәүләт драма театры июнь аенда Әтнәгә үз спектакльләре белән киләчәк. Әтнә тамашачасына Дагыстан спектакльләрен күрсәтәчәкләр”, – диде Гөлүсә Рәшит кызы.

Ә инде планнарга үзгәрешләр кермәсә, сезонны Әтнә театры Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштергән “Ямьсезем минем” спектакле белән ябарга җыена. Шунысын да әйтергә кирәк, Илгиз Зәйниев әлеге спектакльне махсус Әтнә театры өчен яза. Һәм үзе үк сәхнәгә куячак та.

Тагын бер яңалык. Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фес­тивале кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында бик зур проект старт алган. Балалар һәм яшүсмерләр арасында республика күләмендә драматургия бәйгесе игълан иткәннәр. Бәйгедә татар телендә язылган оригиналь пьесалар һәм 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Бүгенге көндә Балык Бистәсе, Әлмәт районнарыннан бәйгегә пьесалар килгән дә инде. Гаризалар 17 июньгә кадәр кабул ителә (бәйге нигезләмәсе белән газета сайтыннан танышырга мөмкин). Бәйгегә нәтиҗә 17 ноябрьдә ясала. Пьесаларга, бүгенге көндә танылган язучы, драматурглар, сәхнә әһелләре, режиссерлар, җәмәгать вәкилләре бәя бирәчәкләр. Тагын бер кызыктыргыч мизгелгә тукталып үтәсе килә – һәр катнашучыга (җиңсә дә, җиңмәсә дә) театрның партнерыннан бүләк-сертификат биреләчәк. “Мин бөтен кешегә дә бәйгедә катнашып карарга кирәк димен. Чөнки Туфан Миңнуллин дәрәҗәсендә ике пәрдәле пьесалар язарга димәгән. Бүгенге көндә балаларны борчыган, сөендергән вакыйгаларга карата пьесалар килсә дә, без бик рәхмәтле”, – диде Гөлүсә Батталова.

Урыслар әйтмешли “Чем черт не шутит”. Сәләтеңне, үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек инде бу.

Театрыбызның яшәеше, тормышы белән һәрдаим кызыксынып торабыз. Уңышлары да, көенечләре дә, җиңүләре дә үзәктә – чөнки үзебезнеке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яналыкка омтылу кирэк .Тик син башта Зэнгэр шэлне уйнап курсэт эле.Илгиз Кадыйров