Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театрында–премьера

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сезонны ябарга әзерләнә.

Театраль сезонны Борис Васильевнең “А зори здесь тихие...” әсәре буенча сәхнәләштергән “Сызылып таңнар аткан чакта...” спектакле белән ябарга җыена. 
Спектакльнең режиссеры – Рамил Фазлыев. Инсценировка һәм әдәби тәрҗемә авторы  – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. 24 июнь көнне “Зур гастрольләр” федераль программасы кысаларында коллектив Красноярск крае Шарыпово шәһәренә гастрольгә китә. Биредә коллектив Шарыпово тамашачысына Александр Вампиловның “Әтинең өлкән улы” (12+), Ярослава Пулиновичның “Наташаның хыялы”  (16+) спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр. Ә нәни тамашачыларга Гөлназ Минкина әсәре буенча сәхнәләштергән “ШҮРӘЛЕ-TRIP” (6+) спектаклен куячаклар. Шулай ук коллектив Шарыпово шәһәрендәге татар диаспорасы белән дә очрашырга җыена.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев