Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театрында премьера: «Минем дустым Хуҗа Насретдин»

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында премьера. Леонид Соловьев әсәре буенча сәхнәләштергән «Минем дустым Хуҗа Насретдин» спектакле яңа театр сезонын ачып җибәрде.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 107 сезонын "Минем дустым Хуҗа Насретдин" музыкаль драмасы белән ачты.

Театр яңа сезон ачылышына әлеге спектакльне махсус сайлый. Төп рольне уйнаган, театрның әйдәп баручы артисты Марат Хәбибуллин шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Спектакльнең режиссеры һәм инсцениррвка авторы,  Бурятиядән килгән Саян Җамбалов. Әсәрне татар теленә шагыйрә Гөлүсә Батталова тәрҗемә иткән.

Спектакльдән соң, премьерага кайткан, шулай ук тамашачылар артист Марат Хәбибуллинны юбилее белән котлау, изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев