Әтнәдә “Сәйяр” балалар-яшүсмерләр театрлары арасында республика фестиваленең зона этабы узды
Бәйгедә Теләче, Саба, Балтач, Арча, Кукмара, Биектау һәм Әтнә районнарыннан барлыгы 19 балалар театр коллективлары чыгыш ясады.
Безнең районнан 3 – Бәрәзә мәктәбеннән “Мизгел”, Олы Әтнә мәктәбеннән “Илһам”, Комыргуҗа мәктәбеннән “Алтынай” коллективлары катнашты.
Гомумән алсак, бик матур спектакльләр тәкъдим иттеләр, яхшы әзерләнгәннәр укучылар. Шулай да оештыручылар һәм жюри әгъзалары белән узган әңгәмәне газета укучыга да тәкъдим итү дөрес булыр дигән фикер туды. Ахыр чиктә балалары спектакль уйнаган әти-әни, хәтта фестивальдә катнашкан балалар өчен дә яхшы мәгълүмат чыганагы бит алар әйткән сүзләр. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Садриева, Татарстанның атказанган артисты Фикрать Сибгатуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснетдинов һәм труппа мөдире – үзебезнең Алсу Хәкимова составындагы жюри һәр спектакльне “энә күзеннән уздырдылар”. Ә менә алар фикаере:
– Бик зур батырчылык ул спектакль уйнау. Аеруча бу эшкә 11 сыйныф укучылары алыну. Бигрәк тә апрель ае ахырында...
– Әле бит аңа күпме әзерләнгәннәр – күпме репитицияләр...
–Фестивальнең зона этабын апрель ае ахырында уздыру – әле беренче тапкыр.
Башка елларны ул яз көне башланып, җәен «заочно» жюри карап, көзен зоналарда уза иде. Бик күп санлы сораулар буенча әлеге форматка күчтек, чөнки яшь артистларыбыз мәктәпне тәмамлап китәләр, ә көзге зона турына күбесен кабат чакырып булмый. Шуңа күрә быел уку елы беткәнче үк зоналарда уздырырга булдык...
– Олы Әтнәдә 19 спектальнең 18ен сәхнәдә карадык – өзекләрне башкардылар. Ә берсен видео рәвешендә карадык. Барлык мәктәпләр дә яхшы әзерлек белән килгәннәр. Укучылар һәм укытучылар, түгәрәк җитәкчеләре бик җаваплы караганнар...
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Шуңа күрә сәхнәдә шушы темага багышланган әсәрләрне күбрәк күрәбез...
– Мәктәпләрдә белем алуның иҗат белән үрелеп баруы куандыра. Чөнки шушы әсәрләр аша укучы балалар патриотик тәрбия алалар, үзләрен тормышка әзерлиләр.
– Бу, беренче чиратта, балалар өчен зур куаныч. Бәлки, кем өчендер иҗат өлкәсенә беренче җитди адымдыр...
– Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына шундый зур сәхнә тәкъдим иткәннәре өчен зур рәхмәт. Балалар өчен бу аеруча зур куаныч. Сәхнә артын да күрү күңелле бит ул..
Ә нәтиҗәләр 15 май көнне билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев