Әтнә театрының яшь артисты Илназ Шакирҗанов «Тантана» премиясенә лаек булды!
Әлеге бүләккә ул «Тәкъдим» спектаклендәге Ломов роле өчен иреште.
Халыкара театр көнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының еллык «Тантана» («Триумф») театр премиясе җиңүчеләрен игълан итте. Бүләкләү тантанасы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы сәхнәсендә узды.
2025 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының театр премиясенә Татарстан Республикасы театрларыннан 73 заявка алынган, шулардан 37 спектакль сайлап алынган. Театр премиясенә номинантлар 17 номинация буенча тәкъдим ителде.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының яшь артисты Илназ Шакирҗанов "Тәкъдим" спектаклендәге Ломов роле өчен "Тантана" премиясенә лаек булды!
Афәрин, котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев