Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Балалар - тылсымлы театр илендә

Олы Мәңгәр китапханәсендә «Тылсымлы театр дөньясында» дип исемләнгән кичә узды.

Китапханәче Гөлшат Гарифзянова курчак театры тарихы һәм Олы Мәңгәр авылы белән бәйле театр шәхесләре турында 2 презентация әзерләгән иде. Аннары Халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов балаларны серле театр эченә бөтереп алып керде. Курчаклар белән якыннан таныштылар. Балалар бик теләп "Шалкан" әкиятен рольләргә бүленеп башкарып чыктылар. Бу кичә хәзерге буын өчен бик тә кирәкле, тәрбияви чара булып тора. Чөнки театр сәнгате кешене бары тик яхшылыкка, яктылыкка гына өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев