Әтнә театры куелышында «Наташаның хыялы» спектакле (режиссеры Ичэнь Лю) «Театральная гавань» Халыкара фестивале экспертларының югары бәясен алды.
Театр тәнкыйтьчесе, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, А. Свободин исемендәге премия лауреаты Татьяна Тихоновец: "Әлеге спектакльне башка театрлар куелышында караганым бар иде инде, әмма сезнеке - иң әйбәте!" - дигән фикерне әйтте. Тәнкыйтьчеләр төп рольне башкаручы Лиана Каюмова уенын аеруча югары бәяләделәр. Театрга, артистларыбызга карата җылы сүзләр әйтелде.
Фотода: Әтнә театры артистлары һәм фестивальнең сәнгать җитәкчесе, танылган актер һәм режиссер Евгений Кушпель.
Нет комментариев