«Бисмилла әйтеп, Аллаhка тапшырып басам сәхнәгә»
11 ел дәвамында эшләүче актриса, “Тантана 2022” премиясе номинанты Алинә Сидеева белән әңгәмә.
Бездә кунакта Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында 11 ел дәвамында эшләүче актриса, “Тантана 2022” премиясе номинанты Алинә Сидеева.
Театрга юлыгыз нәрсәдән башланды?
7 нче сыйныфта укыган чагымда, Апас районында, театр түгәрәгенә язылдым. Ул вакытта түгәрәкне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Гәрәфиевна Әлиуллина җитәкли иде, без hәр репетицияны зарыгып көтеп тора идек. Миләүшә апа, балаларны гел мактап үсендереп торды, сәләтебезне күрә белде, үзебездә ышаныч тудырды, шуның өчен бүгенге көнемдә мин аңа бик рәхмәтлемен. Театрга беренче мәхәббәтне дә ул уятты дисәм, урынлы булыр. Миләүшә апа үзе дә Әтнә кешесе, Апас ягына килен булып килгән булган, күп еллар халык театры режиссёры булып хезмәт итте. Кем уйлаган бит мин дә аның туган якларына килен булып кайтырмын да, кайчан да булса театрда эшләрмен дип.
- Әгәр дә элекке вакытка кире әйләнеп кайтып бүтән юл белэн китәргә мөмкинлегегез булса, кем булыр идегез?
Үз профессиямны бик яратам, сәхнә минем өчен hава. Кечкенәдән артист булырга теләдем, шуңа омтылып яшәдем. Бар булган вакытымны театр белән бәйле булган чараларга, сәнгать кичәләренә багышладым. Мәктәптә укыганда үзе, бер ара шундый уйлар булып алган иде, жинаятьләрне тикшерүче яисә психолог булырга хыялландым. Бала булуыма карамастан, мәктәптә яшьтәшләрем белән чын ихластан аралашырга, үз тәҗрибәмнән чыгып киңәшләр бирергә, шаярырга ярата идем. Гаделсезлекне яратмадым.
- Үзегезнең беренче зур ролегез хәтерегездәме? Сездә ул нинди хәтирәләр калдырды?
Константин Станиславский әйткән бит: «Кечкенә рольләр юк, кечкенә актёрлар бар» дип.
Иң беренче зур ролем театр түгәрәгенә йөргәндә Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклендә Тәмлетамак роле булды. Миләүшә апа аны миңа ышанып тапшырды, аның ышанычын хәлемнән килгәнчә акларга тырыштым. Чаллыга барып, балалар һәм яшьләр театр коллективлары катнашкан «Маска» фестивалендә лауреат булдык. Барыбыз да бик сөендек.
Казан дәүләт мәдәният hәм сәнгать университетының 4 курсында укыганда остазым Татарстанның халык, Pəcəйнең атказанган артисты Наилә Хәкимовна Гәрәева диплом эше итеп Т.Миңнуллинның «Шәҗәрә» спектакленә алынды. Анда ул миңа Сәлимә ролен бирде. Иң тәэсир иткән ролем Сәлимә булды, чөнки без ул спектакльны Г.Камал театрының кече залында куйдык. Т.Миңнуллин ул чагында үзе дә исән иде әле, мәрхүм Нәҗибә апа белән спектакль карадылар, азактан Наилә Хәкимовна янына килеп матур фикерләр әйттеләр, изге теләкләр теләделәр. Наилә апа үзе исән булмаса да, hәрчак минем күңелемдә яши, ул мине эшемне сөяргә, сәнгатьне яратырга өйрәтте. Наилә апа бит Әтнәнең үз кешесе.
Аеруча иң яратып алынган ролем Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында Г.Ибраһимовның «Алмачуары» булды. Режиссёры Айдар Җаббаров. Аңа шушы ролем өчен нык рәхмәтлемен. Минемчә, бик сәләтле режиссёр hәм нык әйбәт кеше ул.
- Яңа роль өстендә эш башланыр алдыннан сезне беренче чиратта нәрсә илһамландыра?
Күңелемә хуш килгән әсәрләр, хикәяләр, шигырьләр, матурлык, Г.Камал театрының спектакльләре, төрле шәhәрләргә сәяхәт кылу, иҗат илхамландыра. Сәхнәгә аяк басу белән, бөтен кирәкмәгән уй-фикерләрем тарала, тормышка ашып бетмәгән планнарым юкка чыккандай була, бөтен дөньям онытыла, җанымда якты хыяллар гына кала, күңелем сафлангандай булып тоела, үтә-күренмәле канатлар барлыкка килә.
Г.Тукай белми әйтмәгәндер: Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә, дип.
- Шәхсән сезнең өчен «театр» сүзе нәрсә аңлата? Элеге сәнгать нәкъ сезнең белән бәйле булуын кайчан аңладыгыз?
Театр әлеге көнгә кадәр ул минем тормышым. Бу юнәлештә мин 2000 нче елдан бирле кайныйм, укып чыкканнан соң, театрга 15 нче ел гомеремне багышлыйм. Театр минем өчен көч туплау урыны (урыслар әйтмешли «место силы»), үземне икенче профессия кешесе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Профессиямны дөрес сайлаганыма тормыш иптәшем Дамир Сидеевны очраткач кабат инандым, ул да сәнгатькә гашыйк кеше, театр артисты булып чыкты. Сәнгатьнең минем белән бәйле булуын, Әтнәгә күченгәч, кабат аңладым. Минем тормышым башыннан Әтнә белән бәйле булып чыга түгелме соң?! Остазларым икесе дә Әтнәдән, тормыш иптәшем Әтнәдә туган, үзем 11нче елымны Әтнәдә яшим, балаларым да Әтнә уллары.
- Күңелегез, уйларыгыз белән еш кына әйләнеп кайта торган берәр спектакль бармы?
Барлык рольләремне дә якын күрәм, рольгә алынгач, аларның hәрберсе үзенчәлекле, тәмле булуына карамастан, тамашачыда нинди дә булса юаныч тудырырга, төрле хис-тойгылар, фикерләр уятырга, сәхнәдәге кеше язмышы белән спектакль карарга килүчеләрнең тормыш вакыйгаларын, очракларын исәптә тотып, ничек тә булса ярдәм итү ысулы белән персонажның эчке дөньясын халыкка җиткерергә тырышам. Әсәрдәге геройларның эчке хәләтен су кебек үземә йотып, халыкка авыр яисә шатлыклы мизгелләрендә, төрле хәлләргә очраган вакытларында, рольләрем аша дөрес юл күрсәтә белсәм иде дип теләп каласым килә. Күңелем белән еш кына Б.Васильевның «Сызылып таңнар атканда» спектакленә әйләнеп кайтам, hаман исемә төшерәм, чөнки минем бер спектакльны да иртәнге сәгать 5:30 га кадәр репетировать иткән юк иде. Гомергә истә калырлык итеп кабатлап карадык.(көлә) Спектакль азагында яңгыр ява торган мизгел бар, өйгә чәчләрем лыч булып кайтып керә идем. Режиссёр Рамиль абый Фазлыев , спектакль темасы сугыш турында булгангадырмы, үз эшенә аеруча җитди карады. Соня Гурвич роле өчен аңа зур рәхмәтлемен.
-Яңа роль өстендә эшләгәндә сезнең үзегезгә генэ тиң булган әзерлек ысуллары, ритуаллар яки гадәтләрегез бармы? Алар сезгә ничек ярдәм итә?
Сәхнәгә чыгар алдыннан hәрвакыт күп сөйләшмәскә тырышам, күбрәк үз-үзем белән булырга яратам, сәхнәне әйләнеп урап керәм, тренинг күнегүләр кабатлап, эчемнән генә артикуляцион гимнастика ясарга тырышам, тизәйткечләр кабатлыйм, үземне көйлим, игътибарны туплыйм, тиешле hәм уйналасы реквизитларымны тагын бер кат барлап чыгам, бисмилла әйтәм. Аллаhка тапшырып сәхнәгә чыгам.
- Сәнгатьтэн бөтенләй китәсе килгән чакларыгыз булдымы? Нәрсә туктатып калды?
Сәхнәдән бөтенләй китәсе килгән чакларым булмады түгел, булды.
Ләкин әйтеп узганымча театр минем тормышым, ә тормыш булгач төрле хәлләр була. Агын да карасын да кабул итү бик мөhим. Төннән соң, hәрвакыт таң ата. Яңгырдан соң көн аяза, кояш чыга. Үзеңдә булган утны, ышанычны беркайчан да югалтма дип, әйтәсе килә. Кайчандыр бер бик якын кешем әйткән иде: «Яшим дип, яшәргә кирәк!» дип. Үзем өстәп куим әле «Эшлим дип, эшләргә кирәк hәм беркайчан да бирешмәскә!» Авыр мизгелләрдә, ямансу булып, кәефем төшкән көннәрдә - гаиләм минем терәгем.
-Кумирларыгыз бармы? Гомумән, узе дэ актер кешенең кумиры булырга мөмкинме?
Кумирлар бәләкәй чакта күбесендә буладыр ул. Наталья Орейро иҗаты бик рухландыра иде. Көндәлек башлап, аның битләрен Н.Орейро наклейкасы белән тутырып бара идем. Аннары бер гадәт элеп алдым, бүлмәмдәге диварларны Наталья Орейро плакатлары ябыштырып тутырдым, шуннан дәү әнинең килеп: «Алып ат бу сыннарны кызым, татар халкына хас әйбер түгел»дип әйткәне истә калды. Eminemны тыңлый идем, «Руки вверх» «Лицей»төркемен, Полина Ростова, Татьяна Буланова, Марина Хлебниковаларны. Әни белән әти эшкә киткәч, музыкаль центрны кабызып, үзем генә өйдә булганда, әнинең туфлиләрен киеп, мендәр челтәрләрен асып, рәхәтләнеп бии, җырлый идем. Микрофон урынына тарак тотып, үз-үземә концерт куя идем.
- Театр сәхнәләрен яуларга омтылучы яшь актрисаларга кирәкле 3 төп характер сыйфатын әйтегез
Театр сәхнәләрен яуларга омтылучы яшь актрисаларга кирәкле 3 төп характер сыйфаты: Сабырлык Нинди генә эшкә алынсаң да, аны яратып эшләү Үз-үзеңә ышаныч.
- Аңлашылды. Матур җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар!
Алсу Мөхтәбарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев