Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 107 сезонын Гаяз Исхакый әсәре буенча сәхнәләштергән «Остазбикә» спектакле белән япты.
Әтнә театры. 107 сезонын Гаяз Исхакыйның "Остазбикә" спектакле белән япты.
Режиссер – театр артисты, ГИТИС студенты Дамир Сидеев. Рәссам – Анна Романова. Хореограф – Венера Галимова. Композитор – Булат Абдуллин. Ут куючы рәссам – Екатерина Гиждиян.
Спектакльнең сюжетында Вахит мулла белән унике ел бер җан, бер тән булып яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра. Автор Сәгыйдәнең балалы булу теләге белән бәйле эш-гамәлләрен, өмет-хыялларын, хис-кичерешләрен сөйли.
Нет комментариев