Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Кар астында кайнар чишмә

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Аяз Гыйлаҗевнең «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен сәхнәләштерде.

Әллә комедиягә сусалган, әллә бүгенге тормышның тынгысызлыгы ардырган, “Кар астында кайнар чишмә” комедиясен тамашачы бик яратып кабул итте кебек тоелды миңа.

Әлеге спектакльне 1978 елда Әтнә халык театры сәхнәләштергән булган. Спектакльнең режиссеры – Гомәр Мәрдәнов, премьерасы 1978 елның 11 мартында Бәрәскә авылында була. Ә Олы Әтнәдә премьера 2 апрельдә куелган.

 Һәм әлеге спектакль 44 ел узгач – янәдән Олы Әтнә театры сәхнәсендә.

«Шушы көннәрдә театрыбызның легендар шәхесе Гомәр Мәрдәновның тууына 92 ел булды. Шул уңайдан бер спектакль сәхнәләштерәбез дип вәгъдә иткән идек. Бу әсәрне сайлавыбыз юкка түгел: аны 1978 елда Гомәр абый Мәрдәнов Әтнә сәхнәсендә куя. Бу спектакль аның истәлеге булсын иде», – диде театр директоры Ленур Зәйнуллин. Ул шул вакытта әлеге спектакльдә уйнаган Рәфкать Хәкимов, Җәүһәрия Хәйруллина, Ренат Нәҗмиев һәм Ил сөя Сөнагатова (хәзер Габидуллина) исемнәрен атады. Тәскирә ролен уйнаган Илсөя Габидуллина үзе дә залда иде. Спектакльне аның белән бергә тамаша кылдык.

“Бик борчылып утырам, үземне сәхнәдә кебек хис итәм. Тәскирә ролен уйнаганда мин 23 яшемдә идем.

Әлеге роль өчен миңа өч төрле кием генә тектеләр ул вакытта”, – диде ул.

Яңа куелышта рольләрне әле театрда эшли генә башлаган Гөлия Гыйлаҗева, Зиннур Һадиев, Рәзилә Шәрифуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин башкарды. Спектакльне сәхнәгә Әтнә театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев куйды. Аяз Гыйлаҗевның тормыш иптәше Нәкыя Гыйлаҗева спектакльдән соң сәхнәгә күтәрелеп:

– Мин – Аяз Гыйләҗевның хатыны булам. Әйтер сүзем шул – агачның тамыры нык булса, кәүсәсе горурланып үсә. Бу театр җитәкчеләре – нык талант ияләре Ленур Зәйнуллин белән Рамил Фазлыев кулга-кул тотынып эшлиләр.

Театр җитәкчеләре шулай эшләгәндә эшләр уңышлы бара инде ул. Бу әсәрдә дә никадәр тирән фикер, рәхмәт яусын, мин бик яратып карадым. Артистларыгыз бик матур уйныйлар. Бинагыз яхшы, Әтнә театры киләчәктә дә горурланырлык булыр дип өметләнәм һәм шундый теләктә яшим, рәхмәт сезгә, – диде ул.

Ә спектакльгә килсәк, комедия булса да нык уйландыра ул. Әйтик, төп герой – яшь кызның әнисенең “җир себерүче” булуыннан оялуын гына алыйк... Хәер, максатым спектакль эчтәлеген сөйләү түгел. Аны барып, үзен күрү кирәк.

 Барыгыз, үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев