«Көндәлек”не карагач...
Гүзәлия Мөхәмәтҗанова, Олы Әтнә авылы
Гөлнар Мөхәммәдҗанова фотолары.
Гөлүсә Батталованы әле “Госманова” фамилиясен йөрткән вакытыннан ук беләм.
“Әтнә таңы” битләрендә аның язмаларын язу стиленнән үк танырга өйрәнгән идем. Язган шигырьләрен, проза әсәрләрен бик яратып укыйм. Иҗатына булган мөнәсәбәтемне ул үзе дә бик яхшы белә.
Социаль челтәрдә Гөлүсә Батталованың “Көндәлек” исемле пьесасы буенча спектакль премьерасы хакында игълан күргәч тә, “эх!” дип куйдым. Минем өчен вакыты уңайсызрак иде. Кызым дәрестән кайткач, спектакльгә барып өлгермибез бит.
Аның да бу спектакльне күрүен теләгән идем. Күңелемдә “Әтнәдә күрсәтмәсләрме икән?” дигән өмет яшәде. Ниһаять, “Көндәлек” Әтнә театры сәхнәсендә!
Җырның уңышы шигырьнең мәгънәлелегеннән, көйнең матурлыгыннан, башкаручы осталыгыннан тора.
Спектакль дә шулай кебек: эчтәлекле пьеса, режиссер осталыгы һәм уйнаучыларның җиренә җиткереп башкаруы. «Көндәлек»кә һәр пункт буенча 100% бәя бирер идем! Эчтәлеге искиткеч! Тасвирланган вакыйгаларның чынбарлыкта булганлыгын аңлау тетрәндерде. Афәрин, Гөлүсә!
Спектакльнең куелышы режиссер Алия Фәйзрахманованың чиксез осталыгын күрсәтте.
Сәхнәдә яңгыраган вокализ, музыка, самолет, бомба шартлаган, ату тавышлары, Дуня апаның үлеме, поездда бару, Госманны кайта дип көткәндә, ул кайтып килгәндә, көндәлек-стендның кинәт ябылуы – барысын да сокланып, «Аһ!» дип карадым.
Ә Апушлылар! Аларга бәя биреп бетереп тә булмас ахры. Сокландым! Кечкенә Равилнең шатланып, «Әти кайтты!» дип кычкырганы колакта әле дә ишетелә кебек.
Залдан чыкканда бик күпләрнең күзләре яшьле иде. Бу – Апушларга иң югары бәя! Димәк, ышандыра алганнар! Афәрин!
Күп очракта мин спектакль, концерт караганда телефоныма фото, видео төшерергә тырышам.
Соңрак мин аларны кабат-кабат карыйм әле. Ә “Көндәлек”не караганда телефонны кулыма да алмаганмын икән. Йотлыгып, онытылып, спектакль караганмын. Шул вакыйгалар эченә кереп киткән кебек булдым.
Спектакльдән соң күңелемдә сораулар туды. Шуларга җавап табарга теләп, мин авторга, Гөлүсә Батталованың үзенә мөрәҗәгать итәргә булдым. Рәхмәт, ул минем сорауларыма бик теләп, ихлас җаваплар бирде.
-Гөлүсә, Равил бабагызның көндәлеге чынлап та булганмы? Булса, әле дә сакланамы? «Көндәлек» пьесасындагы вакыйгалар шул көндәлектәге язмаларга нигезләнгәнме?
– Равил бабамның чынбарлыкта көндәлеге юк. Бу әсәр минем бабаем, аның туганнары, әбиемнең истәлекләренә таянып язылды. Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар барысы да чынлап та тормышта булган. Мин пьесада шушы истәлекләрне бирүдә үзем өчен уңышлы дип санап, шушы көндәлек формасын уйлап таптым.
-Кадрия һәм Фәния апаларның язмышлары ничек?
– Кадрия апага без “дәү апа” дип дәшә идек. Ул Түбән Шашы авылында, бездән 2-3 йорт аша гына яшәде. Ире Рәкыйп җизни белән озын, матур гомер кичерделәр. Дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Инде ул балаларының бер оя оныклары, оныкчыклары бар. Кадрия апа бик зирәк зиһенле, ачык хәтерле апа иде. Ул шушы вакыйгаларны бөтен нокта-өтеренә, барлык даталарына кадәр яхшы хәтерләп, сөйли иде. Авылда абруйлы, хөрмәтле кеше булып яшәде. Моннан берничә ел элек дәү апабыз вафат булды.
Фәния апа бүгенге көндә исән, Аллаһка шөкер. Ул Оренбург шәһәрендә яши. Әтнә егетенә кияүгә чыгып, алар Оренбургка күчеп китәләр, шунда төпләнеп, балалар үстереп яшиләр. Инде оныклары, оныкчыклары бар. Кызганычка каршы, Фәния апаның ире вафат булды. Сирәк булса да апабыз кайтып йөри, елга бер, ике елга бер булса да кайтырга тырыша. Яше шактый олы инде. Элек ешрак кайта иде. Туган нигез, туган як тарта бит. Спектакльнең видеоязмасын әзерләп җибәреп, Фәния апаны сөендерәсем килә. Апабыз, аның балалары, оныклары бу язманы бик көтәләр инде.
Спектакльдәге Венераның бүгенге тормыштагы прототибын күрдек. Башка кем дә булса әле исәнме, Бакый, Кави, һ.б.? Алар тормышта булган кешеләрме, әллә спектакль өчен тудырылган персонажлармы?
– Прототипларга килгәндә, спектакльдә Госман, Галия, Кадрия, Равил, Фәния һәм Венера гына тормыштан алынган. Калган персонажларны мин уйлап чыгардым. Кайберләре спектакль куелган вакытта, Алия Фәйзрахманова һәм минем үзара фикерләшүебез, уйлануыбыз нәтиҗәсендә, спектакльне кую процессында барлыкка килгән персонажлар, андыйлар да булды. Шуңа күрә, Бакый, Кави, һ.б. булганмы, юкмы, мин тәгаен белмим. Ниндидер параллельләр үткәрү дөрес булмас дип уйлыйм.
Сугыштан соң Равил бабагыз Брянск каласында калган дусларының язмышлары белән кызыксынмаганмы икән? Алар буенча хәбәрең юкмы?
– Сугыштан соң бабай Брянск шәһәрендә калган дуслары белән элемтәдә булгандыр дип уйламыйм мин.
Алар сугыштан соң бик авыр хәлдә калалар. Өч бала белән Галия әби ялгыз кала. Равил бабайга спектакльдә 15 яшь дип күрсәттек. Чынлыкта, сугыш беткәндә бабайга әле 13 кенә яшь була.
Спектакль өчен без аларның яшьләрен бераз арттырдык. Әбинең истәлекләренә караганда, “1962-1965 елларга кадәр тормыш бик начар булды, без ипигә туеп яшәмәдек”, – ди. Аннан соң инде тормышны күтәрергә, өйләнеп, балалар үстерергә кирәк булган. Әби-бабамның 5 балалары булган. Равил бабам гомер буе балта эшендә булды. Ул бик яхшы балта остасы, ташчы иде. “Күңгәр” күмәк хуҗалыгындагы корылмаларга – мәктәп, клуб, һ.б. бабамның көче кергән. Әтнә районында ул төзегән йортлар бик күп. Мин белгәндә дә, шактый олы яшьтәге бабамны “Равил абый, кырыйдан киңәшеңне генә булса да биреп торырсың” – дип, Казанга, шәһәр тирәсендәге районнарга йорт төзегәндә алып китеп, кайтарып куялар иде.
Менә шушы сәбәпләр буенча, Равил бабам Брянскта калган дуслары белән хәбәрләшмәгәндер дип уйлыйм. Бабамның истәлекләре буенча ул дусларын исемләп сөйләгәнен хәтерләмим. Ә менә ашарга булмагач, шул әбинең бәрәңге алырга алып чыкканын, бәрәңге казыганда немец самолетының әбине атып киткәнен сөйли иде. “Без күпер астына качып калдык. Әби безнең янга йөгереп килеп өлгермәде”, – дип сөйләгәне истә.
Бу пьесаны сәхнәләштерү өчен нигә нәкъ менә «Апуш» балалар театр студиясе сайланды? Бу синең тәкъдимме, әллә Алия Фәйзрахмановаданмы?
– Пьесаны сәхнәләштерү өчен “Апуш” балалар театр студиясе сайлану табигый. Бу студия Казан мэриясенә карый.
Ахыры, башы 4 биттә
2024 елда Казан мэриясе тарафыннан “Алмачуар” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен драматургия бәйгесе игълан ителде. Шушы әсәрем белән мин әлеге бәйгедә беренче урынны яуладым. Беренче урынны алган пьесаның “Апуш” балалар театр студиясендә куелачагы җиңүчеләрне игълан иткән кичәдә үк билгеле булды. Алия Фәйзрахманова бу әсәрне бик яратты. Гомумән, жюри бик югары бәя бирде аңа. Жюри рәисе булган Мансур абый Гыйлаҗев та: “Бүгенге көндә татар драматургиясендә яшүсмерләр өчен язылган иң көчле әсәрләрнең берсе”, дип бәяләде. Ул фикере өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Менә шул сәбәпле, пьеса “Апуш” балалар театр студиясендә куелды.
Бу әсәрдәге тарихның дәвамы булырмы?
– Спектакльнең премьерасы 26 мартта Казан шәһәрендә булды. Спектакльдән соң ук уйнаган артист балаларның беренче сүзләре: “Апа, әлеге тарихның дәвамын языгыз әле. Безгә бу пьеса бик ошады, без спектакльдә бик яратып уйнадык. Аның дәвамын да уйныйсыбыз килә”, – булды. Әмма мин бу тарихның дәвамы булыр дип уйламыйм. Чөнки, бу әсәр махсус яшүсмерләр аудиториясе өчен, балалар уйный торган итеп язылды. Әгәр әсәрнең дәвамын язсам, андагы персонажлар үсеп, буйга җиткән егетләр, кызлар булачак. Аларны балалар уйный алмаячак. Шуңа күрә, бу аерым матур, гыйбрәтле, күпмедер дәрәҗәдә фаҗигале, үткән тарихыбызны чагылдыра торган бер спектакль булып калсын.
Ә киләчәктә “Апуш” балалар театр студиясе белән безнең планнарыбыз зур.
Бөтенләй башка тематикага караган, башка жанрда куелачак спектакльнең идеяләрен күңелдә йөртәбез. Ул хезмәтебез дә тамашачылар тарафыннан яхшы кабул ителер, матур, җылы бәясен алыр дип ышанып калабыз.
Җавапларың өчен бик зур рәхмәт, Гөлүсә! Сиңа да, “Апуш” балалар театр студиясенә дә, аларның җитәкчеләре һәм режиссер Алия Фәйзрахмановага да яңадан-яңа иҗади уңышлар телим! Укучыларыңны да, тамашачыларны да сөендереп торыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев