Мария Небылица: “Үлемнән курыктым, яшәүдән тагын да куркам” - "Фронтовичка" (16+)
Әтнә дәүләт драма театры коллективы 28-29 июнь көннәрендә Анна Батуринаның “Фронтовичка” (16+) әсәрен сәхнәгә куйды. Әлеге пьеса яшь драматургның Россия театрында куелган популяр әсәре. Татар телендә ул беренче тапкыр Әтнә дәүләт драма театрында куелды һәм аны театрыбыз артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә итте.
Спектакльне Башкортстан республикасының Ш.Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, Щепкин училищесын һәм ГИТИСны тәмамлаган яшь режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куйды.
Премьерага чакыру буенча ТР Дәүләт советы депутаты Анастасия Исаева, ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, директор Илфир Якупов, театрның күренекле актрисасы Наилә Гәрәева, театр тәнкыйтьчеләре башкала журналистлары, мәдәният белгечләре, һәм Екатеринбургта яшәүче автор Анна Батурина кайтты.
Әтнә театры соңгы елларда зур үзгәреш кичерә. Ул театр сәнгате дип аталган серле дөньяда үзенең лаеклы урынын да тапты кебек. Әлеге спектакльдән алда сәнгать мәктәбенең җиде дистәгә якын укучысы катнашкан Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” н (“Синяя птица”) исебез китеп карадык. Аңлап бетермәүчеләр дә булды, әмма беребезне дә битараф калдырмый сокландырды, соңыннан әлеге спектакль театрыбызга зур җиңү китерде. Чираттагы уңышны “Фронтовичка”дан көтик.
Бу спектакль дә шул чама, күпләр аны аңламыйча, авылча беркатлылык белән “Бер тиенгә дә ярамый”, дип бәяләр. Аңласа да, икенчеләре кабул итә алмас, чөнки менталитет, яшәү рәвеше татарныкы түгел. Тәмәке тарту, аракы эчү татар театры сәхнәсенә ят. Башланганда озакка сузылган сүзсез эпизод та кайбер тамашачының өнен алып, “Ник килдек...”не әйттерер.
Тик бу башта гына, аннан соң хисләр тирәнлеге, җанның үрсәләнеп кычкыруы шул биюләрдә чагылыш тапканын аңлагач, фикерегез үзгәрер. Башкача мөмкин түгел, балет белән театр сәнгатен бергә кушкан бу спектакль шул дәрәҗәдә уйлап сәхнәләштерелгән, ара-тирә үзебезнең артистларның осталыгы, заман таләпләрен чагылдыра торган итеп яңача уйный алулары гаҗәпләндерә дә.
Сәхнә бизәлешен кешенең күңел хәләтенә туры китерә алу да сокландыра. Шул ук вакытта гадилеге белән дә шаккатыра. Катлаулы берни юк, өстәл урындыклар, түгәрәк тимер ләгән. Менә шул урындыкларны астын-өскә, өстен - аска әйләндереп тезеп, сәхнәдәге дөньяның икегә бүленүе, я булмаса берсе өстенә икенчесен урнаштырып, манара күк төзеп менеп, төзеп бетергәч җимереп, төп героиня Мария Петровна (Рәзилә Мөхлисуллина) тамашачыга үзенең күңел хәләтен, хыялында тапкан тормышының җимерелүен җиткерә. Тимер ләгән прожектор уты кебек үткән белән бүгенгене әйләндерә. Тетрәндерә бу. Моңа тагын героиняның җанны телә торган биюе кушыла.
Шул ук урындыклар соңыннан поезд ролен дә үти. Искитмәле күренеш: тезелгән урындыклар, аларга тезелеп утырган пассажирлар һәм музыка. һәм шул көйгә селкенеп барган хатын-кызлар...- нәкъ поезд вагонында барган күк. Бу очракта бары осталыкның да, камиллекнең дә чиге юк, дип кенә нәтиҗә ясап була. Рәссам Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, "Алтын битлек" Россия милли премиясе һәәм фестивале лауреаты Альберт Нестеров, композитор Магуля Мезинова, хореограф Ольга Даукаева, тавыш операторы Илнар Гатиятуллин, яктырту цехы остасы Руслан Кыямовның осталыгы бербөтен сәнгать әсәре тудырган.
...Клевер басуыннан кайтышлый мотоциклчы Илья ( Фаяз Хөсәенов) белән Мариянең сөйләшкән эпизоды да уйга сала. “Күбебез кайталмады, ә без кайттык”,- ди Илья. Ни генә булса да, тыныч тормышта зарлану тиеш түгел. Кайталмаучылар да бар. Аның кызга “Үзеңне карчык итеп тоярсың”, диюе дә, сугышны үтеп, беркатлы булып яшәп булмаганга бер ым, 24 яшьлек сержант Небылица: “Үлемнән курыктым, яшәүдән тагын да куркам”, ди - бу да спектакль дәвамында истән чыкмый.
Сугышның бар фаҗигасен ачкан бу пьеса “Дебют- 2009” Бәйсез әдәби премия һәм “Евразия -2009” халыкара хәзерге заман драматургиясе конкурсы лауреаты.
Ике пәрдәлек драмада Бөек Ватан сугышы тәмамланган еллар сурәтләнә. Хореография училищесының бер елын тәмамлап, фронтка киткән 24 яшьлек сержант Мария Небылица, тиф белән авырып, тыныч тормышка кайта. Тик аның беркеме калмаган. Өе дә, туганнары да юк. Барысын да сугыш юкка чыгарган. Фронтта яраткан егетеннән кала беркеме дә юк аның. Матвей Кравчук ( Айдар Вәлиев) аны әнисенә кайтарып җибәрә. Матвейның әнисе Нина (Фирдания Хәйруллина) янына ул улының кәләше булып кайта. Сугыш һәм аннан соңгы тормышның авырлыклары, ятим кызларны ( Рәзинә Заһидуллина, Гүзәл Гафарова, Әминә Ситдикова) биюгә өйрәтү һәм Матвейның кайтуы. Үзе генә түгел... Өйләнеп. "Чиста тырнакларына гашыйк булдым" дип аңлата Матвей Мариягә. Мариянең кулларына текәлеп, сөйләшә-сөйләшә бер урында әйләнүе өшетә. Вакыйгалар менә шул рәвешле мәхәббәт өчпочмагына корыла. Аяныч язмыш дәвам итә.
...Тамашачылар артистларыбызның чыгышын басып алкышладылар. Театр директоры Ленур Зәйнуллин коллективның алдагы планнары белән таныштырганнан соң, артистларыбызны бүләкләү тантанасы булды. Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов артистларга министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Язманың тулы вариантын газетабыздан укырсыз.
Автор фото-видеолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев