Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Театр сәнгате

Рәзилә – җиңүче

Коми республикасының башкаласы Сыктывкар шәһәрендә “XXII Россиянең кече шәһәр театрлары” фестивале узды.

Әлеге фестивальдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры да катнашты. Биредә алар Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” әсәре буенча сәхнәләштергән спектакльне тәкъдим иттеләр. 
Әтнә театры “XXII Россиянең кече шәһәр театрлары” фес­тивалендә уңышлы чыгыш ясап,  Рәзилә Шәрифуллина Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклендәге Тәңкәбикә роле өчен “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулады. 
– Бик көчле спектакльләр бар иде. Минем иң зур теләгем һәм максатым бары тик ролемне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу иде, – диде Рәзилә шатлыгы белән уртаклашып.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев