«Сәхнәдәш» театр студиясе 1 урын яулады
Театр сәнгате

«Сәхнәдәш» театр студиясе 1 урын яулады

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Иделкәем һәм Кариев варислары” исемендәге балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале булып узды.

«Иделкәем-Кариев варислары» XIII төбәкара балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсында Әтнә театры артисты  Дамир Сидеевның һәм Финә Сафиуллина шәкертләре - Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең "Сәхнәдәш" театр студиясе 1 урын яулады!

Чын күңелдән тәбрик  итеп, киләчәктә дә  иҗади уңышлар  теләп  калабыз!


Нет комментариев