“Сүзеңне ятларга туры килә инде”
Театр дөньясында мәшһүр шәхесләрнең берсе булган, озак еллар Әтнә халык театрын җитәкләгән, күп кенә әтнәләрнең тормыш юлында якты эз калдырган Гомәр абый Мәрдәновның 15 ноябрь көнне олуг юбилее.
Исән булса, аңа 95 яшь тулган булыр иде.
Гомәр абыйны өлкән һәм урта буын яхшы хәтерли. Аллаһка шөкер, язмыш минем үземә дә аның кул астында эшләргә, театр сәнгатенең серле дөньясында аз гына булса да эшләп карау мөмкинлеге бирде. Кырыс, шул вакытта олысы-кечесе белән дә уртак тел таба белгән, кешелекле, киң күңелле Гомәр абый белән бәйле истәлекләр әле дә күңелем түрендә саклана. Хәер, минем генә түгел, әйтеп киткәнемчә, бик күпләргә сәхнә “чире” йоктырды ул.
Гомәр абый белән булган бер әңгәмәбездә ул: “Әтнә халык театры – туган ягыма, Әтнә җиренә, якташларыма булган мәхәббәтем ул”, – дигән иде. Һәм соңгы сулышына кадәр театр дип янып-көеп яшәде, туган ягына, халкына тугры хезмәт итте.
Гомәр абыйның юбилее уңаеннан аны белүчеләргә, аның белән эшләүче хезмәттәшләренә сүз бирергә булдык.
Илсөя Габидуллина, Олы Әтнә авылы.

– Мин үзем Мәтәскә авылы кызы. 1975 елда Әтнәгә килдем. Биредә бер кемне дә 6елмим. Һәм берьюлы мине Таһир Фәйзрахманов клубка, бию түгәрәгенә алып менде. Һәм шул вакытта миңа Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” спектаклендә уйнарга тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым. Спектакльдәге сүзләрне өләшеп чыктылар. Бөтен кеше өйрәнә. Мин аптырап карап утырам. Чөнки үзебезнең авылда да спектакль уйнаган булды. Сүз ятлап тору юк иде. Икенче көнне дә карыйм, һәркем метер-метер килеп нидер ятлый. Ә мин суфлер көтәм. Сүзләрне кабатлый башладык, шул вакыт Гомәр абый: “Әйдә Илсөя, әйт сүзеңне”, – ди. Ә мин аптырап: “Суфлер бүген дә юкмыни”, – дип сорадым. Шулвакыт Гомәр абый: “Син бу атнада Мәтәскәгә кайтасыңмы? – ди. “Әйе”, – димен. “Кайткач, клубка чык һәм Мәтәскә акылларын, гадәтләрен шунда калдырып кил. Бездә суфлер юк. Сүзләреңне өйрәнергә туры килә инде, Илсөя”, – диде.
Сөмбел Солтанова (Хәбибуллина), Яңа Әтнә авылы:

– Миңа да Гомәр абый куйган спектакльләрдә уйнарга туры килде. 1998 елның көзе. “Без бит авыл малае” спектакленә репетицияләр башланган вакыт. Ә ул җәйне мин Кырымга, туганнарыма кунакка бардым. Ялдан яңа гына модага чыккан, әле безнең якларга кайтып җитмәгән яшел помада, тень, тырнак лагы һәм шорты да алып кайттым. Шорты сыланып торган, ультра кыска инде. Шулай бер репетиция вакытында, Җәүһәрия, Гөлнур апайлар да бар, Гөлнар һәм Гөлия белән сәхнәгә нәрсә киеп чыгарга икәнлеген сөйләшәбез. Мин аларга әлеге шортыны киеп чыгам, димен. Җәүһәрия апай: “Кит, юләр. Мондый шорты белән сәхнәгә чыгалармыни”, – ди. Ә мин исә: “Нишләп, мин бит Гомәр абыйдан сорадым, шорты белән чыгарга ярыймы, дип. Ә ул ризалык бирде”, – димен.
Шулвакыт Җәүһәрия апайның күзләре «шар» булды: “Гомәр шортиның нәрсә икәнен белми ич ул”, – диде. Әлбәттә, шорты белән сәхнәгә чыкмадым инде. Ул бер шаярту гына булды.
Әмма Әтнә халык театрында уйнаган чорлар күңелдә матур бер истәлек булып уелып калды.
Марат Хәбибуллин, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры һәм Татарстанның атказанган артисты:

– Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектакле белән Азнакайда гастрольләрдә булып кайттык. Бик уңышлы чыкты инде бу. Икенче көнне Азнакай районы башлыгы Әнәс Гатуф улының сәламен, күчтәнәчләрен тапшырырга, әйбәт кенә йөреп кайттык, яхшы кабул иттеләр, дип мактанырга район башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович янына мендек. Ул вакытта Габделәхәт Гыйлемханович колхоз рәисләрен җыелышка җыйган икән. Безне үзенең ял бүлмәсенә кертеп калдырды да, хәзер тиз генә җыелыш уздырып алам дип аска төшеп китте. Без Гомәр абый белән ял бүлмәсендә, ә аста утырышлар залы. Берзаман утырышлар залыннан район башлыгының рәисләрне сүккән тавышы ишетелә. Без Гомәр абый белән сеңеп беттек. Кәефе бозылды моның. Безнең мактанганны да кабул итмәс инде, шул кызган килеш безне дә сөреп чыгарыр дип кәефләребез төшеп, шыпырт кына утырабыз. Берзаман Габделәхәт Гыйлемханович бүлмәгә килеп керде, авызы ерык: “Сез нигә чәй эчми утырасыз?” – ди. Гомәр абый аңа: “Сезнең астагы тавышны ишетеп, безнең кот алынды инде”, – диде. Ә ул безгә: “Сез уйнаган театр театр түгел ул, менә минем театр театр ул”, – дигән иде. Чыннан да театр уйнаган икән рәисләргә ярсыганын күрсәтеп.
Таһир Фәйзрахманов, Олы Әтнә авылы:

– Гомәр абый кызык кеше иде. Башын артка ташлап кычкырып көлеп җибәрә, чәчен артка сыпырып куя торган иде.
Беренче спектакльдә уйнаган вакыт. Нинди спектаклен икәнен хәтерләмим. Виуль абый Мөхәммәтшин белән сәхнәдә без. Берзаман әйтәсе сүземне оныттым. Тик торам. Тынлык. Шул вакыт күзем сулы графинга төште. Виуль абыйга карап: “Су эчәргә мөмкинме”, – дип сорадым. Текстта андый сүз юк инде. Аптырый калды. “Эч, энем, эч”, – ди бу. Бер стакан суны салып эчеп бетердем. Әмма әйтәсе сүзем һич кенә дә искә төшми. Виуль абыйга карап: “Тагын берне эчәргә мөмкинме?” – димен. Эшнең нәрсәдә икәнен ул да чамалады. “Эч, энем, рәхәтләнеп эч”, – диде. Тагын бер стакан су эчеп куйгач, әйтергә тиешле сүзләр искә төште. Гомәр абый белән Марат Әтнә театры турында китап чыгардылар. Шулвакытта Гомәр абый: “Таһир, синең сәхнәдә сүзләреңне оныткан мизгелне китапка кертәсе килә, языйк әле”, дип сорады. Языгыз. дидем. Гомәр абый сәхнәдә үзе өчәр тапкыр ялгыша иде. Үзенекен әйтми иде. Эшләү дәверендә бик күп кызыклы вакыйгаларга булды инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев