Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Тамашачы фикере

Премьерадан соң уйланып йөрергә яратам. Әтнә театры спектакльләренең тәме озакка баручан.

Кайта - кайта уйлата, фикерләтә. Әтнә театры режиссеры - мәртәбәле шәхес Рамил Фазлыевның һәр алымын күз алдыннан үткәрәм. Күрми калмадыммы икән дим. Аның куелышындагы спектакльләрне көтеп алам, чөнки ул берәүне дә кабатламый. Әтнә театрын саклап калган, Әтнә районы беткәч тә Әтнәне оныттырмаган, мәртәбәле режиссерыбыз Гомәр ага Мәрдәнов (урыны оҗмахта булсын) "Рамилдә үземне күрәм, без халык театрын яшәттек, ә аны бөеклеккә күтәрү - яшьләр кулында. Рамилгә ышанам. Ул булдырачак. Аннан соң Әтнә тамашачысы театрны үзе күтәрә белә ул! Әтнә тамашачысына җиткән тамашачы юк. Ул театр белән яши!.."- Гомәр аганың менә шушы сүзләре һәр спектакльдән соң искә төшә.
А.Гыйлаҗевның "Кар астында кайнар чишмә" әсәрен сәхнәгә куйган Әтнә татар дәүләт драма театрының 18-19 ноябрьдә булган премьерасыннан соң да Гомәр ага белән озак "сөйләшеп" йөрдем...
"Булдыралар бит!"- шулай дияргә ярата иде Гомәр абый. Бу юлы да шулай дияр иде. Спектакльдә төп рольләрдә Марат Хәбибуллин белән Зиннур Һадиев уйнавы да күңеленә хуш килер иде аның. Гомәр абыйның үзешчән артистлары бит алар! Бүген дә профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә уйныйлар. Әле ничек кенә уйныйлар! Рамил Радик улы Гомәр аганың туган көне уңаеннан куелган бу спектакльдә менә шундый нечкәлекләрне дә исәпкә алган. Кызыл футболка, кызыл галстук, кызыл носки; телефон будкасының төтенләве кебек һәр алым... - Рамилнеке! "Мулла" спектаклендә сәхнә уртасында басып калган кирза итекләр... бүген дә күз алдында - Рамил Фазлыевның үзенә генә хас күзаллавы менә шулай истә калучан.
Спектакльне - музыкаль комедияне алкышлап карадык. Тәмамлангач та озак алкышладык әле. Әйбәт уйныйлар. Без артистларның сәхнәдә яшәвенә күнеккән инде. Үзебез дә алар белән бергә бербөтен булып бетәбез. Чөнки алар - Үзебезнеке! Зиннур белән Гөлиянең осталыгы бөтереп алып кереп китте бу юлы да. Яшәделәр сәхнәдә. Бернинди арттырусыз. Видеоларны карарсыз, тын алмый әйткәләшүләренә дә сокландым, нинди осталык кирәк бит.
Ә җырлары!.. Җырлый белгән артистларыбыз бар, Аллаһка шөкер.
Рәхмәт Гөлүсә Батталова белән Марат Әхмәтшинга! Яраттык без бу тандемны. Дәвамлы буласына шик юк.
Спектакльне карарга рәхәт, җиңел. 43 ел элек шушы спектакльдә Тәзкирә ролендә уйнаган Илсия апа Сөнгатова-Габидуллина да: "Яратып карадым. Яңартылган, җырлар белән баетылган. Куанып кайттым...", -ди.
Без дә яраттык. Сокландык. Горурландык. Рәхмәт әйттек.
(Артистларга микрофон да булса, тавышлары йотылмас, арттагы рәтләргә дә ишетелер иде дигән фикерне дә җиткерәсе килә).
Алкышлар дәвамлы буласына шик юк. Чөнки Әтнә артистлары уйный. Алар сәхнәдә яши белә!..

Сүрия Мингатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэулэт театрына район тозегэн,Этнэ район мэдэният йорты бирелде.РДК урамда калды,Кушэргэ йортка керделэр,мескеннэр.Буген Этнэ яшьлэре очен нинди коллективлар бар сон?