Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

«Тантана» премиясе номинантлары билгеле

Лауреатлар 27 март — Халыкара театр көнендә Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

«Тантана» республика театр премиясе комиссиясе номинантлар исемлеген чыгарды. Номинантлар исемлегендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артистларыда бар.

«Иң яхшы эпизодик роль»: Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов, Кариев театрыннан Халидә Сөнгатуллина, Түбән Кама театрыннан Гөлнура Галиева, Әтнә театрыннан Алинә Сидеева.

«Иң яхшы хатын-кыз роле»: Казан ТЮЗыннан Полина Малых, Әтнә театрыннан Рәзинә Заһидуллина, Әлмәт театрыннан Мәдинә Гайнуллина, Миләүшә Хафизова, Минзәлә театрыннан Динара Акматова.

«Актёрлар ансамбле»: «Скрипка Ротшильда» спектакле өчен Бөгелмә театры, «Алмачуар» спектакле өчен Әтнә театры, «Сережа очень тупой» спектакле өчен «Сдвиг» театры, «Никах» спектакле өчен Буа театры, «Юбилей ювелира» спектакле өчен Казан ТЮЗы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев