Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Театр сәнгате

Театр – минем өчен яшәү, тормыш ул

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, Татарстанның атказанган артисты Сылу Бәйрәмова 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Һәр артистның театрга илткән үз сукмагы, үз юлы була. Кемдер артист һөнәренә укып, туп-туры театрга эшкә килә, кемдер сәхнәгә аяк басканчы еллар аша урап йөри. Сылу ханым да Әтнә театрына урау юллар, еллар аша килә.
60 яшен каршы алган (хәер, аңа бу яшьне берничек тә биреп булмый) мөлаем ханым Сылу Бәйрәмова белән чын күңелдән сөйләштек. Кызык, хыялый кеше Сылу апа. Безнең халыкта андыйлар турында беркатлы, сәеррәк, диләр. Иҗат кешесе, гомумән, җир кешесе түгел инде ул. Уйлары һаман еракта, күкләрдә аның. Үз күзаллавымнан чыгып, артист әнисе буларак әйтүем. 
Сылу апа сәнгатькә гашыйк булса да, беркайчан да сәхнә турында хыялланмаган. Яшь вакытта комбайнда эшләгән, ирдәүкә (татар халкында ир-ат эшеннән дә курыкмаган хатын-кызларны шулай атыйлар), спортчы (чаңгычы), ут уйнатып торган кыз баланы берәү дә артист булыр дип уйламагандыр. Ә бәлки нәкъ менә Әтнә якларына килеп чыгуы аның тормышында зур роль уйнагандыр, минемчә.
– Кечкенәдән “боевой” идем. 8 сыйныфны тәмамлагач, комбайнда эшләдем. Төшке ашка кадәр өлкән комбайнчылар, аннары аларның ярдәмчеләре эшли. Шулай бервакыт әти кайтты да: «Ярдәмче егет каядыр укырга керергә уйлап йөри, эшкә кайтып җитә алмый», –ди. «Әйдә, соң үзем эшлим әле», –димен. «Ярар алайса, сөйләшеп карармын», – диде әти. Эшкә чакырдылар, әлбәттә. Әмма бер яшь өстәргә туры килде. Чөнки эшләргә яшем җитми. Шуннан Аллаһка тапшырым, әти белән көндез эшкә китеп, төнге берләрдә тузанга батып, өйгә кайтып төшә идек. Төшке ашны бер атна ашый алмадым, чөнки олы абыйлар янына утырып ашарга ояла идем. Әти ашарга алып килмәкче була, мин ашыйсы килми, дип ашамыйм. Ул урып-җыю барышы тәмамлангач, икенче урынны алдык. Ашлык белән бункер тула. Ә мин шофер абыйлар күрсен өчен бункерга менеп башымдагы яулыгымны болгыйм. Комбайнда ничек эшләргә икәнне әти өйрәтте. 
– Сылу ханым, Сез безнең як кызы түгел. Ә менә Әтнә якларына ничек килеп чыктыгыз?
– Анысы үзе бер тарих (елмая). Әтнә авыл хуҗалыгына укырга керү мине бирегә китерде. Ә укырга керү дә бик кызык булды. 10 сыйныфны тәмамлагач, Апастагы Миләүшә исемле кыз белән Алабугага укырга керергә сөйләштек. Сумкаларымны җыеп, Миләүшә янына киттем. Аларга килеп җиткәнче көндезге вакыт җитте. Аларга килеп кергән идем, аның әнисе: “Бүген бармыйсыз инде Алабугага, вакыт бик соң. Башка көнне барасыз”,– ди. Мин нәүмизләнеп кире өйгә кайтып киттем. Шуның белән Алабуга онытылды. Шуннан берничә көннән җыендым да Дербышкидагы төзүчеләр техникумына укырга керергә дип чыгып киттем. Төзүчеләр техникумына укырга алдылар, спорт белән шөгыльләнүемнең дә файдасы булды. Шуннан апаларга кайттым. Алар чәй эчеп утыралар. Минем кая кергәнемне белгәч, анда бандитлар оясы, дип әйтеп куймасыннармы. Курыктым, күрәмсең, икенче көнне техникумнан кире документларымны алдым да, авылга кайттым да киттем. Тагын берәр атнадан соң, авылдаш кызлар Хәмидә белән Рәмзиягә ияреп Лаештагы техникумга укырга керергә булдым. Алар колхоз “направлениесе” белән. Укырга барыбер керәләр. Имтиханнарны бирәбез. Аннары безгә кәгазь бирделәр. Кемнәрнеңдер “Да”, кайберәүләрдә “Нет” дип тора. Барысын да эшләдем, әмма икеле. Лаеш техникумында, кабул итү комиссиясендә Хәмит абый Галимҗанов утыра. Һәм ул безгә: “Әйдәгез, кызлар, Әтнәгә укырга килегез. Торыр өчен тулай торак бар. Китапханәсе, чаңгы базасы бар.., шулай санап китеп безне кызыктырды инде. Һәм мин аннан: “Ә сездә техникуммы соң?” – дип кенә сорадым. «Әйе», –дигән җавапны ишеткәч, документларымны аңа тапшырып калдырдым да,  өйгә кайттым да киттем.
...Әтнәнең кайда урнашканын да сорамыйча туган авылына кайтып китә Сылу. Өйгә кайткач, әти-әнисенә Әтнәдәге техникумга укырга керүе турында әйтә. Әлбәттә, әти-әнисе дә шаккаталар. Әтнә турында ишеткәннәре дә юк. Сентябрь аенда укырга чакыру килеп төшә, өйдәге бөтен эшне кырып-себереп эшләп барган Сылу Әтнә якларына юл тота. Казан арты – Әтнә төбәге яшь кыз баланы гомергә үзенә бәйләп куя. Техникумда уку елларын сагынып искә ала ул. Сәхнә тормышының сихри көчен беренче тапкыр шул вакытларда татый ул. Бик актив була, спорт белән дә шөгыльләнә, җыр-биюдә дә сынатмый. Аннары Әтнә егете Фердинантка кияүгә чыга. Күпләр кебек бәхет эзләп Себер якларына китә яшь гаилә. Биредә иренең иркә хатыны булып яшәп, 3 кыз бала тәрбияләү белән шөгыльләнә. Әмма туган туфрак үзенә тарта, сигез елдан соң кире Әтнә якларына кайтып төшә алар. Себер якларындагы тормышны язар өчен үзенә берничә бит кирәк. Иң мөһимен – театрга алып килгән вакыйгаларны гына искә алып үтик әле.
Өч бала белән Фердинат абыйның туган авылы Олы Әтнәгә кайтып урнашалар. Балалар кечкенә, эшкә дә урнашырга кирәк. Әмма күңелгә ятышлы эш таба алмый. 
– Кызларымның өчесе дә укый. Һәм мин эш эзли башладым. 
“Әтнә таңы” газетасын алдырабыз. Бервакыт Фердинат: “Әнисе, монда кастинг үтә дип язылган, сиңа инде бу. Менә театрга кеше җыялар, син дә барып кара, синнән була”, – ди ул. Ә анда белдерү – “Күк капусы ачылса” әсәрендәге Шәмсия роленә кастингка чакыру басылган. Кызларым: «Әни, бу күлмәгеңне ки», – дип мине киендереп чыгарып җибәрделәр өйдән. 
Шулай итеп чыгып киттем театрга.  Берзаман район үзәгендәге “Тургай” кибетенә җиттем дә, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. «Тукта, нәрсәгә барам әле мин анда, хәзер кибеткә кереп ипи генә алам да кайтам», димен. Фердинатның бер сүзе бар инде: “Әй пешмәгән, әй пешмәгән”, дигән, кире кайтсам шулай дияр инде, дип кастинга барырга булдым. Шулай итеп, “Күк капусы ачылса” спектаклендә уйнарга насыйп булды. Ул спектакль уйналды, ә мин кабат эшсез өйдә утырам. Шуннан администрациягә барып эш сорадым. Ә анда, «Ярар», диделәр. Һәм күпмедер вакыттан соң, район мәдәният йортында методист булып эшли башладым. Ә театрга дәүләт статусы бирелгәч, бирегә эшкә килдем. Тагын бер вакыйганы искә алыйм әле. 38 елдан соң, Алабугада укырга керү хыялым тормышка ашты, Аллаһка шөкер. 

2007 елдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәү­ләт драма театры артисты ул. Бүгенге көндә театр репертуарындагы барлык спектакльләрдә диярлек уйнау­чы мөлаем Сылу апаның 6 оныгы барлыгына ышанасы да килми. Әле дә япь-яшь, сәхнәдә ут уйнатучы артист ул!
Сөйләшүебез барышында, Сылу апага әлеге сорауларны бирми кала алмадым. 
– Иң яратып уйнаган роль­ләрегез бармы?
– Дөресен генә әйткәндә, бөтен рольләремне дә яратам. Чөнки һәр образ үзенчә, төрле-төрле. Теге роль якын, монысы юк, дип бүлеп әйтә алмыйм.
– Әгәр дә вакыт машинасы уйлап тапсалар, кире яшь вакытыгызга кайту мөмкинлеге булса, кабат артист һөнәрен сайлар идегезме? 
– Юк, башка һөнәр сайламас идем. Себердән кайткач, иң беренче эш итеп, эш эзләп мәдәният йортына барып карадык Фердинат белән. Бардык, кердек, төшке аш вакыты иде. Кеше очрата алмыйча кире чыгып киттек. Шулай итеп, башка бармадык та. Һәм менә кастинг килеп чыкты. Һәм тагын бер мизгел, ничәнче ел икәнен хәтерләмим. Яңа елны каршыладык та, мәдәният йорты төзелеп ничәдер ел үткән иде инде. Штораны ачтым да, мәдәният йортына карап: “Эх, шушы мәдәният йортында эшлисе иде”, дип үзеннән үзе әйтеп куйдым. Балалар да ишетте, хәтта. Аллаһы Тәгаләнең “Әмин” дигән сәгатенә туры килде. Ничә елдан соң, шунда бардым бит. 
– Сылу апа, сезнең өчен театр нәрсә ул?
– Минем өчен ул – яшәү, тормыш. Аллаһка шөкер, Фердинат та минем күңел халәтемне аңлады. Миңа ышанды. Гастроль­ләргә чыгып киткәндә, кыз­ларымны карап тора иде. 
Сылу апа тын гына яшьле күзләрен аска юнәлдерде. Сез бик көчле хатын-кыз Сылу апа. Язмыш сынауларын үтү өчен күпме сабырлык, көч кирәклеген  үзегез генә беләсез. Тын гына: “Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә сынау­лар бирә, дигән фикер белән килешәм, үземне кулда тотарга тырышам”, – дип әйтеп кую­гыз да моның шулай икәнен раслап куйды кебек.
Яралы йөрәгенә тоз сибәргә теләмәдем, янып, шатланып сөйләгән Сылу апага авыр сорау­лар бирәсем килмәде. Аллаһы Тәгалә Сезгә башка сынаулар бирмәсен, йортыгызның бусагасын башка кайгы-хәсрәт атлап кермәсен, Сылу апа. Юбилеегыз мөбарәк булсын! Уйныйсы рольләрегез күп булсын.         
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев