Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Театр сәнгате

“Театр минем өчен иртүк торып эшкә бару гына түгел, ул...”

Әтнә татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артистларының берсе Фаяз Хөсәенов белән әңгәмә.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсе – спектакль бара. Гадәттәгечә яраткан артистым Фаяз Хөсәеновны күзәтәм. Шәп уйный, нинди генә рольдә булмасын, үзенә карата, героен яраттыра белә. 

Театрның әйдәп баручы ак­тер­ларның берсе булган Фаязга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелүен дә ишеткәч, чын күңелемнән шатландым. Бүгенге әңгәмәбез дә бүгенге уңышлары, тормышы турында.

Математика фәнен яхшы белсәм дә, сәнгать юлын сайладым

– Фаяз, синең белән якыннан таныш булсак та, сөйләшүне ерактанрак башлыйк әле. Кыскача гына үзең белән таныштыр әле. Ялгышмасам, син Кукмара районы егете. 
– Әйе, Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туып үстем. Әтием озак еллар агроном булып эшләде, әни мәдәният өлкәсендә. Бәлки театр сәнгатен сайлавымда әниемнең әлеге өлкәдә эшләве дә тәэсир иткәндер. Әни кечкенәдән мине үзе белән клубка алып йөрде. Аннары бабай гармунда, әби мандолинада уйныйлар иде. Әби укытучы булган. Әни клуб мөдире хезмәтеннән лаек­лы ялга китеп, бүгенге көндә абыс­тай булып тора.  
Мәктәптә әйбәт укыдым, дип артык мактана алмыйм. Әмма математикадан бик көчле идем. 
9 сыйныфны тә­мамлаганда, гел олим­пиадаларда йөр­гәннән соң, миңа “мехматтан” хат кил­гән иде: “11 сыйныфны тәмамлагач, сезне үзебезнең факультетта көтәбез”, дип. 
Ул вакытта безгә кунакка Хәйдәр абый Закиров (гаилә дус­ты), Алмаз абый Хәмзин кайтып йөриләр иде. Бу хәбәрне ишеттеләр дә: “Энем, җаным, нинди математика, ул болай да гомер буе кирәк була. Акча санап башың катып бетәр. Әйдә сәнгать өлкәсенә бар”, диделәр. Һәм миңа театр училищесына барырга тәкъдим иттеләр. Училищега килдем, анда өч турны үтәргә кирәк иде, бик җайлы булды дип әйтә алмыйм. Чөнки “блат” та юк. Аллаһка шөкер, укырга алдылар.

Ул вакытта Кәрим Тинчуринның баш режиссеры Рәшит абый Заһидуллин төркем җыйды. Без аның төркемендә укый башладык. Бер курсны укытканнан соң, ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә, ул безне укыта алмады. Без икенче курста, ә беренче курска Камал театрының баш режиссеры Фәрит абый Бикчәнтәев курс җыйды. Һәм ул безнең төркемне дә үзенең канат астына алды. Шулай итеп, без беренче курслар белән бергә укый башладык. Аллаһка шөкер, укытучылар составы бик көчле иде. Фәрит абый безне укытып бетерде. Икенче һәм өченче курсларда укыганда Фәрит абый безне акрынлап массовкаларга алып, спектакльләргә кертә башлады. Без өченче курс­та укыганда Фәрит абый белән бергә Илгиз Зәйниев тә эшли башлады. Икенче остаз булып, ул да безгә керде. Шуңа да авыз тутырып әйтә алам, өч остаздан белем алдык, безнең өчен бик зур тәҗрибә булды бу. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтле.
– Әтнә театрына ничек кайтырга булдың?


– Училищены тәмамлаганда, диплом спектакле була. Дип­лом спектакльләрен карарга төрле театрлардан директорлар, режиссерлар килә. Һәм алар үзләренә эшкә кайтырга яшь артистларны сайлыйлар инде, актерларны үзләренә чакыралар. Ул вакытта Әтнә театрының дәүләт статусы алып, эшләп килгән генә чагы. Фәрит абый безне режиссер Рамил абый Фазлыев һәм Әтнә театры белән якыннанрак таныштырды. Укуны тәмамлаганда, әйдә безгә, дип чакыручылар да булды. Дөресен әйткәндә, күпләр Камал театрында калырбыз, дип өметләнгән иде. Әмма мин шәһәр һавасын ук өнәп бетермим – кырмыска оясын яратмыйм. 
Авыл җире, дисәләр дә Әтнә театрына кайтуыма шат кына булдым. Аннары ул вакытта безгә өйләр салабыз, дип тә ышандырдылар. Һәм без канатланып кайттык. Без ул вакытта 12ләп кеше кайттык театрга.


Биредә эшли башладык. Аллаһка шөкер, кайтуга ук рольсез калмадым. Бу үсәргә дә мөмкинлек бирде. Төрле режиссерлар белән дә эшләргә туры килә. Аннары читтән торып,  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Режиссерлык курсын тәмамладым. 
– Бирегә кайтып берничә ел эшләгәннән соң, каядыр башка театрга яки башка өлкәгә эшкә китү теләге булмадымы?
– Юк, андый фикер башка да килмәде. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне күңелем белән дә, эш дәверем белән дә театр өлкәсенә якынрак дип уйлыйм. Каядыр китүнең мәгънәсен дә күрмим. Буш вакытларың була икән, кая­дыр шабашкага чыгып керергә дә була. Аның тимерен дә, башкасын да эшлисең инде. 
– “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, димәкче буласың инде.
– Әйе инде. Үз өең белән торсаң, барысын да эшләргә кирәк. Аллаһка шөкер, үзебез дә өй салабыз. Анда инде кулың эш белү мәҗбүри.

Рольләр сайламадым

– Игътибар иткән бар, күп очракта син уйнаган рольләрнең геройлары юмор хислеләр. Рольләрне күбрәк режиссер тәкъдим итәме яки сайлап алу мөмкинлеге бармы? Мәсәлән, мин бу рольне уйнар идем, дип? 
– Читтән кайткан режиссерлар булганда, сайлау мөмкинлеге бар, дияр идем. Чөнки алар сине белеп бетермиләр. Хәтта араларында кайсы рольне уйнарга теләр идегез, дип сораучылар бар. 
– Сайлап алган ролең булдымы?
– Юк. Сайлаганнар миңа эләкмәдеме. Дөресен әйткәндә, мин бирегә кайтканда, яшь вакытта инде, уф картайдым да тагын (елмая), шаян рольләр уйнамаган идем. Иң беренче “Кияүләр” спектакленә массовкага керттеләр. Башка рольләр биргәндә төп рольләрдә минем кебек типажлы кешеләр юк иде. Аннары, соңрак, якыннанрак танышкач, режиссер бит инде күрә, мине Рамил абый сатира, юморлы рольләргә куя башлады. Әмма андый рольләрне уйнавы җиңел түгел.

Халыкны елатып була. Чөнки ул инде театр­га эштәге, өйдәге проблемаларга тулы күңел белән килә. Спектакльне азрак күзаллауга яше тама башларга да мөмкин,

Аллаһы сакласын, тормышта нинди генә хәлләр юк бит. Ә менә халыкны көлдерү җиңел түгел. Тамашачы чын күңелдән көлсә, мин әле шатланам да, ниндидер очкын бар икән, алар күңеленә барып җитә алдым дип.

Тынычлык яратам

– Рольләр димәктән, актерны сәхнәдә күргәч, еш кына тамашачыда «бу тормышта та шундый кешедер инде» дигән фикер туа. Чынлыкта, Фаяз Хөсәенов тормышта нинди кеше?
– Бөтен кешеләр кебек икейөзледер мин дә. Чөнки эштә гел шау-шу, хәрәкәттә без. Ә менә өйгә кайткач, тавыштан соң, тынычлык яратам. Берәү дә борчымасын иде дигән фикер туа. Шәт, начар ягым түгелдер, шундый булырга хакым бардыр дип уйлыйм. 
– Өй күсесе инде...
– Әйе, әйе, менә шундый мин. Өйдә тынычлыкта, тын гына, хәтта сөйләшми дә утырырга мөмкинмен.  
– Фаяз, эшләү дәверендә син үзеңне кинода да сынап караган кеше. Спектакльдә уйнау ошыймы, киресенчә, кино төшәргә тәкъдим итсәләр, шул юлны сайлар идеңме?
– Кино индустриясе буенча китмәс идем. Чөнки аның үз авырлыгы бар. Театр да, кино да икесе ике төрле әйбер. Хәтта кинога төшкәндә режиссерлар кайчак, камера төшерә башлауга, тукта, син театрда түгел, дип кисәтәләр. Анда барысы да тормышчан булырга тиеш. Аннары кинога төшкәндә шул ягы да бар, син гримланган килеш, үз вакытың җиткәнне көтеп 7-8 сәгать утырырга мөмкинсең. Ә төшерү бары 10-15 минут кына була. Аннары дубльләр дә әллә ничә тапкыр кабатлана. Телевизордан карыйсың, ә анда син төшкән өлеш бары берничә генә минут була. Һәм уйлыйсың инде, эх, шушы мизгел өчен күпме вакыт көтеп утырдым дип. Ә театр өлкәсендә эшләү күңеллерәк. Биредә коллектив белән эшләү, шулай ук халык белән элемтә дә булу рәхәтлек бирә. 
– Рольне тулысынча ачу өчен артист белән герой арасында холык охшашлыгы булырга тиешме?
– Кирәктер дип уйлыйм.  Бөек Җиңү уңаеннан “Сызылып таңнар аткан чакта” спектак­лен сәхнәләштердек. Анда мин – старшина ролендә. Дөресен әйт­кәндә, ул спектакльдә уйнау миңа да, кызларга да җиңелләрдән булмады.
– Темасы авыр инде...
– Тема гына түгел. Беренчедән, без сугыш күргән балалар түгел. Икенчедән, мин үзем армиядә дә хезмәт итмәгәч, майорны уйнау өчен тәҗрибә дә юк иде. Мин аны күзаллап кына китерәм.

Ә башта күзаллаган әйберне, үзең аны кичермәгәч, гәүдәгә, сөйләмгә чыгару бик авыр. Герой кичерешен тамашачыга да җиткерә алырга кирәк. Бик җиңел түгел.


– Кайбер спектакльләрдә бер геройның, яшь һәм олы вакытын да чагылдырырга туры килә? Син яшь кеше, ә тормыш күргән ир-атны уйнарга кирәк. Бу вакытта да рольгә кереп китү кыенмы?
– Яшь кешене уйнау кыен түгел, әлбәттә. Әмма спектакль барышында шул кешене олы итеп уйнарга туры килсә, җиңел хезмәт түгел. Андый вакытта киртәләр күп була. Барысы да синең фантазиягә эләгеп кала. Бу очракта режиссерның да яхшы булуы кирәк. Ул үз тәҗрибәсеннән чыгып сиңа юнәлеш биреп җибәрә икән, Рамил абый Фазлыев кебек,  андый вакытта уйнавы кыен түгел. Ә инде әйдә чык, уйна берәр нәрсә, дисәләр, кызганычка каршы, нишләргә белми аптырап калырга да мөмкинсең. Актерга барыбер дә этәргеч бирү кирәк. 
– Актер буларак, уйныйсы килгән рольләрең бармы?
– Бу хакта уйлап та караганым юк. 
– Димәк рольсез торганың юк.   
– Күп булса, өч-дүрт спектакльдә уйналмагандыр. Моннан 7-8 ел элек, хә­зер андый теләк юк, минем спектакльләрне залга төшеп утырып карыйсым килә иде. Ләкин андый мөмкинлек булмады. Кызганыч, хәзер ул теләк бетте. Менә соңгы вакытта куел­ган “Кар астында кайнар чиш­мә” спектаклен ике тапкыр килеп карадым. Бәлки шуннан соң да, бу теләгем сүрелгәндер.
– Хәзер спектакльләрне видеоязмаларга төшерәләр. Үзең уйнаган спектакльләрне карыйсыңмы?
– Юк. Видеоязмалар, шулай ук фотолар да карарга яратмыйм.

Гаиләм – минем бәхетем

– Фаяз, синең тормыш иптәшең дә Әтнә дәүләт драма театры артисты. Зөһрә белән өйгә кайткач, спектакль яки уйнаган рольләр турында сөйләшү буламы?
– Беләсезме, без шундый тәртип керттек. Өйдә, гаиләдә эш турында сөйләшү юк. Эштәгесе эштә калсын. Алай бик рәхәт. Онытып җибәргән вакытларда гына, иртәгә нәрсә була әле, дип сорап куярга мөмкинбез. Эш белән бәйле ниндидер фикер алышулар юк.


–   Сез гастрольләргә чыгып киткәндә, улыгызны кая калдырасыз?
– Аллаһка шөкер, әби-бабай исән-саулар. Олы Әтнәдә яшиләр. Алар булмаса, бик тә җайсыз булыр иде. аларга бик зур рәхмәт инде.
– Улыгыз Аязны да сәнгать юлында күрергә теләр идегезме?
– Аллаһка шөкер, улыбыз шәхес буларак тупланып килә. Киләчәктә үзе нәрсә тели, шул юл белән китәр, дип уйлыйм. Үзем нотык ясамыйм, тегене эшлә, монда бар димим. Алай  яратмыйм да, чөнки үземә дә гаиләдә андый басым булмады. Шулай бервакыт кызыксынып алды бу. Әнисе дә сәнгать мәктәбендә дәресләр укыткач, бәлки балаларның шөгыльләнгәннәрен күргәндер инде. Әнисенә ияреп барып карады. Сәнгать мәктәбеннән кайткач, юк мин башка бармыйм, ди. Нигә алай, дип сорагач, мин оялам диде. Югыйсә оялчан малай да түгел инде, сәхнәдә дә чыгыш ясаганы бар. Хәтере әйбәт. Миңа калса, күңеле белән барыбер дә сәнгатьтә тартылыр кебек. Чөнки барлык спектакльләрне дә карап бара. Әле кайткач, үз фикерен дә әйтеп куя. Үзенчә әле сораулар да бирә. Хәер, кем белә, нинди юл белән генә китсә дә, юньле юлда гына йөрсен, исән-сау булсын.

Театр эш кенә түгел

– Фаяз, синең өчен иҗат һәм гаилә нәрсә ул?
– Гаилә ул – минем өчен таяныч. Әти-әниле, балалы булу үзе бик зур шатлык. 
Минемчә, гаи­ләдән башка кеше тор­мышы була да алмый. Нәрсә генә дисәң дә, үзең генә яшәп, син ке­шегә акыл да өй­рәтә алмыйсың, тәҗрибәң дә юк. Ке­шегә үрнәк тә була ал­мыйсың. Мин, Ал­лаһка шөкер, бик бә­хетле – әнием, әби-бабай исән-сау, хатыным, балам бар. Тулы гаилә белән яшибез. 
Иҗат дигәндә, кеше өчен ничектер. Минем өчен ул иртән торып эшкә килү генә түгел, уйнаган рольләрем, персонажым аша тамашачы күңелендә ниндидер фикер калдыра алсам, шуңа бит шатланам. Спектальдә күрсәтелгән тискәре рольләр аша үгет-нәсыйхәт биреп, тормышта алай эшләргә ярамаганлыкны аңлата алсам, эшемне юкка гына башкармыйм дип әйтә алам.
– Җавапларың өчен рәхмәт Фаяз. Бик җылы әңгәмә булды бу. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев