Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә артистлары сынатмады

XIII Республика театраль сабан туе быел Апас районында үтте.

Театраль сабан туенда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Өмәтбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар дәүләт драма театры, Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры катнашты. 

Театраль Сабантуйда Әтнә театрыннан Радик Сафиуллин гер күтәрү буенча 1 урын, ә кул көрәше буенча 3 урынны яулады. Татарча көрәштә Әтнә театры артисты Фаяз Хөсәенов 2 урынны яулады. Аркан тарту буенча Әтнә театры егетләре дә, кызлары да 3 урын алдылар. Таяк тарту буенча Рәмис Галиев 3 урын яулады. Театраль Сабантуйда Әтнә театры кызлары Эстафетада 3 урынга лаек булдылар.

Котлыйбыз сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев