Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театры артисты Марат Хәбибуллин укучылар белән очрашты. Нинди ул замана баласы?..

Кичә булган бу очрашу сезне дә очрашуларга этәрмиме?

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә башлады. Аларның да вакытлары юктыр, эшләре тыгыздыр. Элегрәк мондый очрашулар күп үткәрелә иде. Бәлки хәзер дә үтәдер алар. Никтер безнең тормышка "тамга өчен", "хисап бирү өчен" кебек  төшенчә үтеп керде күк. Ихласлык җитми... 

Менә театр коллективы ихлас тотынды, аңлап, иҗади якын килеп... -  күңел шулай кабул итә бу аралашуларны.

   Кичә  Комыргуҗа мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты - Марат Хәбибуллин белән очрашу булды.

Укучылар да, мөгаллимнәр дә әлеге күрешүне озак көттеләр. Һәм менә, көтеп җиткерә алдылар. 

Мәктәпнең  Шиһабетдин Мәрҗани музеенда Әтнә театрына багышланган күргәзмә-стендлардан башланган кичә, Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин  белән кызыклы әңгәмәгә күчеп, җыр-биюләр белән аралашып барды.

Театр елында балаларның йөзләрендә, күзләрендә сәхнәгә карата кызыксыну барлыгын тою артистның үзенә дә күп тәэсирләр биргән. Чөнки ул аларны бала гына итеп күрмәгән.

Чынлыкта замана баласы нинди ул?  Беләбезме без аларны?  Татарстанның атказанган артисты, матбугат белән бер сулышта яшәүче каләмдәшем болай ди: 

- Замана баласы -  олылар белән олыларча сөйләшергә сусаган, күзләрең ачсаң, күрергә сәләтле, сөйләшсәң ишетә белгән бер галәм. Бер карашка алар белән безнең арада упкын яткан  шикелле, без капма-каршы кыйммәтләрне сеңдереп, капма-каршы дөньяда үскән, тәрбияләнгән буын, әмма ул упкын аша басма  салу бик җиңел икән. Бары тик, беренче чиратта, без, олыларның теләге, ихтыяры һәм вакыты  гына кирәк. Замана баласы ул басмадан атларга әзер...- ди Марат Мәхмүт улы.

Иҗади якын килеп оештырылган, укучыларның күңеленә рухи хәзинә булып кергән мондый очрашулар ешрак булсын иде. Безнең яшьләргә, балаларга әйтер сүзе булган белгечләребез һәр өлкәдә бар!

Фотоларны https://vk.com/club15547724    алдык

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев