Әтнә театры Дагыстанга бара
Театр сәнгате

Әтнә театры Дагыстанга бара

Әтнә театры Дагыстан республикасы башкаласы Махачкалада II Халыкара милли театрлар фестивалендә катнаша.

29 сентябрьдә Әтнә театры Горький исемендәге Рус драма театры сәхнәсендә -"Ана күңеле...далада" трагикомедиясен тәкъдим итәчәк . Спектакльнең режиссеры - Рамил Фазлыев .

Фестивальдә Абхазия ,Мордовия, Казахстан , Дагыстан ,Ингушетия, Карачаево - Черкассия, Башкортстан ,Төньяк Осетия-Алания кебек ил һәм республикалардан милли театрлар катнашачак .

Исегездә булса, Әтнә оеатры әлеге фестивальдә 2019 елда "Югалган көн" спектакле белән катнашып, "Иң яхшы режиссура", "Иң яхшы ир-ат роле"(Таһир Габидуллин) номинациясендә лауреат булган иде.


Нет комментариев