Без бу матур язгы көннәрдә өйдә утырырга мәҗбүр нәни дусларыбыз турында да онытмыйбыз, диләр артистлар.
Әтнә театры сайтында (www.atnyateatr.ru) Видеоархив бүлегенә "КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК МАҖАРАЛАРЫ" (0+) Тукай әкиятләре буенча Дамир Сидеев һәм Илфак Хафизов пьесасы) әкиятен урнаштырдык. Карау - бушка!
Музыкаль әкиятнең
премьерасы 2017 елның 20 декабрендә булды. (0+)
Режиссер – Дамир Сидеев, Рамил Фазлыев
Рәссам – Сергей Скоморохов
Композитор – Марат Әхмәтшин
Хореограф - Динә Мамбеткулова
Рольләрне башкаралар:
Кәҗүл - Илфат Шәрифуллин
Бәркә - Алинә Сидеева
Әби - Фирдания Хәйруллина
Бабай - Камил Бәйрәмов
Малай - Раил Сәләхиев, Нияз Заһидуллин
Акбай - Гөлинә Шәйхетдинова
Шүрәлия - Ләйсән Каюмова
Беренче Бүре - Лилия Мөхәммәтҗанова
Икенче Бүре - Фәнзилә Гыйльметдинова
Өченче Бүре - Гүзәл Гафарова, Алсу Мөсәвирова
Дүртенче Бүре - Зөһрә Хөсәенова, Әминә Ситдикова
#әтнәтеатры
#театрonline
Рәхәтләнеп карагыз.
Фотоларны театр альбомыннан алдык.
Нет комментариев