Кичә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының онлайн концертын 713 кеше караган.
Тамаша залына утырып карау булмаса да, таныш йөзләрне күрү, ишетү рәхәт булды.
-Америкада, Финляндиядә яшәүчеләр дә карады. Сәламнәр җибәрделәр. Хәбәр-сорауларны татарча да, инглизча да язучылар булды. Хөрмәтегезгә, ихтирамыгызга рәхмәт. Гомумән, изоляция чорында безнең спектакльләрне караучыларның географиясе киң: Татарстан, Россия төбәкләре, Финляндия, Ирландия, Америка, Франция, Германия, Канада, Үзбәкстан,Беларусь, Казахстан, Молдова, Нидерланд, , Төркия, Швеция, Эстония, - ди театрның маркетинг буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова.
Нет комментариев