Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Бәйрәмнәр якынлаша – уяулык кирәк

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында әлеге сүзләр кабат-кабат искә алынды.

Алда район халкын бәйрәмнәр көтә. 1 май, Ураза һәм 9 май бәйрәмнәре якынлаша. Шул уңайдан комиссия утырышында беренче көн тәртибе буларак, әлеге бәйрәмнәргә әзерлек, аларны хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрү хакында сүз барды. Комиссия утырышында катнашкан авыл җирлеге җитәкчеләренә җаваплы хезмәткәрләрнең кизү тору вакытында, игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясалды.
Һәркайсыбыз күреп, ишетеп  торабыз хәвеф-хәтәр көтмәгәндә килеп чыга. Шуңа да шикле әйберләр булганда, яшереп калмаска, аңа карата тиз арада чарасын күрергә кирәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та: “Татар халкында, чирен яшергән үлгән”, дигән әйтем бар. Берни дә булмас, дип калырга ярамый”, - дип республикада булган вакыйгаларны искә алып, утырышта катнашучыларга искәртеп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев