Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Тимер үзәклеләр

“Ач үлемнән черек бәрәңге алып калды”

Сугыш чоры баласы Нәҗибә Камалиева балачагын искә алып, әнә шулай ди.

Мәкаләм герое – дөньяга Бөек Ватан сугышы башланганчы ук, 1940 ел башында килә.
86 яшен тутырган Нәҗибә ханымга Бөек Ватан сугышы чорыннан соңгы елларда бик күп эшләргә, үз сүзләре белән әйтсәк азапланырга туры килә.
– Ачлы-туклы идек, хәер, без генә түгел, бөтен ил белән шулай яшәдек, – ди ул.
– Черек бәрәңге нык булышты, – дип өсти.
Исендә нык калганы – бәрәңгене  Өлә басуына барып, шуннан җыя торган булалар. Әлеге авыл Нәҗибә апаның Матмыр авылыннан ерак түгел. Нәҗибә апа хәзер Олы Бәрәзә авылында яшәсә дә,  чыгышы белән күрше Биектау районының Матмыр авылыннан.
Хәер, Матмыр белән Өлә арасындагы 5 чакрымны якын дип тә булмый. Соң көздә шул юлны көн дә диярлек үтеп, көзге өшетеп ала торган балчык җиргә бата-бата бәрәңге эзләгән ул...
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Матмырга нигез XVIII гасырда салына. Ә XX йөз башында авылда мәчет эшли башлый. Биредә әле Бөек Ватан сугышы елларыннан соң да 350ләп кеше яшәгән, ә 2020 ел мәгълүматлары буенча нибары 11 кеше гомер итә. Бу авыл заманында – Дөбъяз, Яшел Үзән, ә бүгенге көндә Биектау районы составында яши. Хәзер Казак­лар авыл җирлегенә карый.
Әңгәмә барышында аның урман эчендә урнашкан туган авылын – Матмырны еш телгә алдык. Бик сагынып искә ала ул туган авылын. Хәер, урманыбыз булмагач, үзебезнең дә андагы халык яшәешен дә, урманда гына яшәүче аю, бүре, еланнар турында да беләсе килә шул... Ә бүре белән бәйле маҗараларны теләп искә алды ул.  
– Дөресен әйткәндә, аю белән очрашканым булмады. Сугыш чорында аю бик булмады да ул. Соңрак кына ишәя башладылар. Ә менә бүрене бер тапкыр гына күрмәдем... Ялгыз булса бүре тими ул, 6-7 яшь булдымы икән – аның янымда басып торганы да булды, – дип көлемсери Нәҗибә апа.
– Авыл урманга якын булгач, бүреләр еш килә иде, – дип өсти.
Бервакыт сыер арканларга баргач, бүре юлына аркылы төшә. Кечкенә чагы булса да, курыкмый ул бу ялгыз бүредән. Дөресрәге, баштарак аны эт дип уйлый... Ә бервакыт бер бүре сарыклар янына кереп, барысын да буып чыгып китә. Ни хикмәт, берсен дә алып китми. Кешеләргә берәр ачуы булган, күрәсең.
– Бүре ач булса гына тия ул. Күрдек инде... Хәзер барысы да хатирәләр генә, – дип көрсенә.
Әлбәттә, үзе генә үсми. Тагын 1934 һәм 1938 елгы 2 ир бертуганы белән бергә әти-әнинең җылы кочагында үсә. Олырак абыйсы үгез җигеп тулы көчкә эш арбасы өстери. Баштарак Нәҗибә апага чагыштырмача җиңел булса да, соңрак аңа да нык азапланырга туры килә.  
– Әти-әнием Галим һәм Әминә исемле иделәр. Әтием Матмырда авыл советы рәисе булып эшләде, – ди.
Бу урында Галим абыйның Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалып, Казандагы коллегаларыбыз – “Казан утлары” журналистлары Орел өлкәсендә аның җирләнгән каберен ачыклап, хәбәр итүен билгеләргә кирәк. Ә “Хәтер китабы”нда ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә икән. Нәҗибә апа өчен тагын бер тетрәнү була бу. Бер яктан, кабере табылуга куанса да, икенче яктан аның белән бәйле хатирәләр кабат баш калкытып бимазалый.
Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле истәлекләре шактый аның. 
– Бервакыт төнлә өй ишеген бик каты шакылдатулары истә, – ди.
Балалар курыкса да, әниләре, безнеңчә әйтсәк, зур – курыкмас йөрәкле була. Ялдына чыга да: “Мәсгуть, синме бу? Кайттыңмы? Фәргать, синме әллә бу?” дип кычкыра. Шуннан башка шакылдатулар булмый. Теге кешенең киткән аяк тавышлары гына ишетелә. Икенче көнне авыл кешеләре җыелып, шакылдаткан кешенең эзе буенча баралар. Ул урмандагы коры елгага илтә. Монда, хәтта, казан да асып куйган булалар.
Соңрак, үсмер чакта аңа чын-чынлап эш арбасына җигелергә туры килә. Торф та чыгара, урман да кисә. Янгын чыгып ярты авылның юкка чыгу шаһите дә була. “Ул вакытта безнең өй дә янып көлгә очты”, – ди. Аеруча шул янгында әтисеннән килгән берничә хатның да янып көл булуына борчыла. 
Шөкер, урман янәшәдә булу ярап куйган. Сугыш чорында ач-ялангач булмауның бер сәбәбе шул булса, икенчесе әнисенә бәйле. Бик тырыш, гаярь хатын-кыз була ул. Нинди генә заман булмасын, гаиләне сыерсыз калдырмый. Ә сыер урмандагы аланлыкка көтүлеккә йөри. Сер түгел, бездә – сөтле гаилә, сыйлы гаилә диләр бит. Әнә Нәҗибә апа да: “Җәен җиләк җыеп кайтып, сөткә изеп ашый идек. Бик туклыклы да, тәмле дә була иде”, – ди. Хәзерге күзлектән карасак, йогырт булган инде ул.  “Каен җиләге, кузгалак, шомырт – берсе дә калмады инде. Көзен күп итеп гөмбә җыя идек, әни кышка тозлап куя иде”, – ди. Ә ипине юньләп күрми дә ул бу чорда. Кайвакыт бәрәңге изеп, шуңа бераз он кушып, пешереп ашыйлар. Ипи дигәннәре әнә шул була. Ә кышка печән хәзерләүдә кечкенә Нәҗибә дә актив катнаша.”Печәнлекне тутыра торган идек”, – ди.
Бөек Ватан сугышы чорында, кечкенә булса да, әнисенә ияреп эшкә йөри. “Гадәттә печән кабарта идем... Әни атларга көянтә-чиләк белән су ташый иде, анда да булышып йөрдем”, – дип искә ала.
Ә укуына килсәк, баштарак Матмырда 4 сыйныф укый, аннан Казаклардагы мәктәпкә йөреп, 7 сыйныф белем ала. Монысы аеруча үзәгенә үткән. Чөнки инеш аркылы чыгып йөрергә туры килә. “Көненә ике тапкыр шул салкын су аша чыгу үзәккә үтте”, – дип көрсенә.
...Туганнары аша Олы Бәрәзәдәге Наил исемле кешегә кияүгә чыга ул. Башта 9 ел дәвамында төп нигездә яшиләр. Аннан җәмәгатенең зур тырышлыгы белән бүгенге йортны салып, башка чыгалар. Бәхетле гаилә 4 бала тәрбияли. Ире бик тырыш, гаярь кеше була, күрәсең – хәзерге йорт-җирләре бик матур. Авыл уртасыннан агучы инешкә якын булса да, таударак урнашкан. Бөтен тирә-як яшеллеккә күмелгән, кыскасы, иркен бер табигать почмагы монда.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Олы Бәрәзә бик борынгы авыл. 1908 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча биредә 3294 кеше яши. Ә бүгенге көндә, Түбән Бәрәскә авыл җирлегеннән алган мәгълүматлар буенча, 253 хуҗалыкта 505 кеше яши.
“Олы улым – үзе бер гыйбрәтле тарих инде”, – дип еламсырап ала ул. Яр Чаллыга киткән улы Фәнил фаҗигале вафат булып, шунда ук җирләнә.
– Явызлар кулыннан харап булган, күрәсең, чишендереп, талап агач төбенә түнтәреп киткәннәр, – дип кабат күз яшьләре коя Нәҗибә апа.
Килене шунда җирләүне сораган. Үзе һәм 2 баласы аның каберенә барып йөрергә җиңел булсын өчен шулай карар кылганнар...
– Шулай туры килде инде... Нәҗибә апаеңның күргәннәре бик күп... Аллаһның биргәненә шөкер, – дип яшьле күзләрен сөртә.
Тагын бер улы Фирдүс Лаеш районында яши. Авылда көтеп алган зур кунак ул. Өченчесе – кызы Алсу Казанда яши. Бик еш шалтыратып: “Әни нәрсә кирәк? Нәрсә алып кайтыйм?” – дип сорашып кына тора. Нәҗибә апай әйтүенчә, балаларның тавышын ишетү үк рәхәт, ә кайтсалар, зур бәйрәм. Бүгенге көндә янында Айдар исемле улы бар, шуңа куанып бетә алмый. Анысы – төпчеге. Аны мактап туя алмый, шул ук вакытта шаяртып та ала. “Әле шушы улым янда булгач, берни эшләмим, ачуын китереп тик ятам”, – дип куя. 
Газетабызның тугры абунәчесе дә икән ул. “Әтнә таңы”ның бер битен дә калдырмыйча укып бара икән. “Әле менә 100 яшьлек әби турында укыдым. Бик матур итеп фотога төшергәнсез, әйбәт итеп язгансыз. Минем кебек ул да бик күпне күргән икән шул”, – дип авыр сулап куя. Шул ук вакытта почтаның рәте китүгә зарлана. Газета килүдә бик еш өзеклекләр булгалый икән.
Газета дигәннән, анда чыккан төрле законнар белән гел танышып бара. Бу уңайдан ул Айдар белән бәхәскә керә, хәтта. Менә шундый уникаль шәхес ул, Нәҗибә апа. 
Шөкер, еллар давылы аны тузгытмаган. Хәтере начарайса да, бүгенгегә шөкер итеп, булганына куанып яши ул. Аның белән бергә бәхетле балачагын, хезмәт белән сугарылган яшьлек елларын, Бөек Ватан сугышы елларында ул кичергән авырлыкларны искә ала алдык...
Бу мәкаләне шушы югары ноктада тәмамлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев