Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Тимер үзәклеләр

Күпне күргән тормыш юлы

Түбән Көек авылында яшәүче Җәүдәт Кадыймов 90 еллык юбилеен каршы алды

Әлеге зур дата белән котларга килгән олы кунакларны – район башлыгы Рөстәм Хисамиевне, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Хәсбиуллинны һәм Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Дамир Галиәхмәтовны капка алдына ук чыгып каршы алды ул.
– Әлегә тормышым ярый минем, зарланырлык түгел. Шөкер, янымда улым Хәмит, киленем Сөмбел бар, – диде район башлыгы сорашканга җавап итеп.
Бәхәссез, күпне күреп, күпне кичергән ул тормыш юлында...
– Олы гомер бәйрәмегез котлы булсын! – дип кочагына алды аны Рөстәм Хисамиев.
Ә Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы белән туганлык җепләре үк бәйли. Дамир Галиәхмәтов та:
– Юбилеең котлы булсын, кода, – дип сәламләде аны.
Авыл җирлеге башлыгының апасы Сөмбел шушы гаиләдә яши – юбилярның улы Хәмит  җәмәгате ул.
Котларга керешкәнче үк:
– Зур рәхмәт искә алуыгызга. Бигрәк зур бүләкләр белән килгәнсез, – дияргә ашыкты Җәүдәт бабай.
Шунда ук:
– Шөкер, бүгенге көнемнән бик канәгать мин. Улым белән киленем хөрмәтендә яшәп ятам. Кызганычка каршы, карчыгымның вафатына 11 ел булды инде, начар авырту белән китте шул, – дип көрсенеп тә алды.
Зиһене ачык, сөйләме төгәл аның. Кемне ничек телгә алырга икәнен дә яхшы чамалый. Мәрхүмә күрше әби әйтмешли: “Бик оста политик”... Әнә бит:
– Ярый, киленем Сөмбел бар. Өйдәге эшнең барысы да аның өстендә, – дип куйды.
Районыбыз башлыгы да аның фикерен күтәреп алып:
– Эшендә дә булдыра ул, – дияргә ашыкты.
Бик күпләр ишетеп булса да белә торганнардыр, Сөмбел Кадыймова вакытлыча гына дип керешкәннән инде менә 18 ел дәвамында Түбән Көек мәктәбе директоры вазифасын башкара.
Әлбәттә,  22 ел зоотехник булып эшләүче улы Хәмит турында да әңгәмә корып алдылар.
– Улыгыз да афәрин, мактауга лаек. Районда иң озак эшләгән зоотехникларның берсе ул, – дип тә өстәде Рөстәм Шаһит улы.
– Гомумән, бик матур яшисез, Сүбеһаналлаһ.  Бик гүзәл күренеш – өегезгә керүгә гөлләр каршы ала, – диде район башлыгы. Әлбәттә, монысы да, беренче чиратта, килен тырышлыгы инде аның.
...Әңгәмә барышында юбиляр үзен котларга килүчеләргә тормыш юлы, хезмәте турында сөйләде. Яшь вакытта бернинди авырлыкны да сизми эшләсә, картлык үзенекен итә шул, Җәүдәт бабай уңайсызланып кына:
– Минем өчен иң авыры – иелеп идәннән нидер алу: билем авырта, ул инде аякка да төште, – дип куйды. Еллар кайтавазы, авыр тормыш юлы үзенекен итә күрәсең, ни кызганыч, инде колагы да бераз “катыланган” Җәүдәт бабайның.
– Бөек Ватан сугышы чорлары еш искә төшә, – ди ул. – Әти сугышка киткәндә мин 4 яшьтә генә идем, энемә 2 яшь иде...
Әтисе – Кадыйм исемле, сугышка 1941 елның җәендә үк китә.
– Мәете җир өстендәдерме, җир куенындадырмы – бер Аллаһ белә. Хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килде, – дип бермәл тынсыз калды.
...Бөек Ватан сугышы чорында әтисе сугышка киткәч, гаиләдә 3 кеше генә калалар. Әнисеннән тыш, Мөнир исемле энесе дә була.
– Шөкер, сугыш вакытында да бер сыердан аерылмадык без. Әмма аны гел тәрбияләргә кирәк бит. Бервакыт әнинең муенына зур шеш чыкты. Гел сызлап интектерде ул аны. Әни авыруга чыдый алмыйча гел елады. Авылда култык таягы белән генә йөрүче Гыймран абый бар иде, берара авылыбыз мулласы да булды ул. Шеш турында ишеткән дә, безгә килде. Ул өйрәткән дәвалау ысулын кулланып, әниебез авырудан котылды. Шеш тишелеп, бер атна дәвамында урын-җирдә ятты. “Әни үлде мәллә”, – дип килеп карап китә идек, – дип искә алды.
Ә I сыйныфка Түбән Көектән 17 бала укырга керәләр. “Хәзер бер мин генә калдым. Башкалар вафат”, – дип тагын бер тапкыр көрсенеп куйды.
Үзе 10 яшьтән эш тәртәсенә җигелә. Хәер, ул гына түгел, яшь буын балачактан ук эш арбасын өстери башлый. Үз сүзләре белән әйтсәк, черек бәрәңгене дә, кычытканны да бөтен авыл бергә җыялар. Һәр кеше тамак туйдыру өчен булдыра алганны шулай юнәтә. Бөек Ватан сугышы чоры белән дә, аннан соңгы еллар белән дә бәйле хатирәләре күп аның. Шуларның берничәсен искә алып узды.
– Авылда күмәк хуҗалыкның 3 бригадасы бар иде. Мин – беренчедә эшләдем, әле дә хәтерлим – бригадир Зәйнәп апа беренче тапкыр бәрәңге тырмаларга алып барды. Ул чорны ат җигү зур мәртәбә иде. Шуннан бирле икенче бригададагы Тәлгать белән икебез дә ат җиктек. Ярышып эшләдек бугай әле... Хәзерге тормышның рәхәтлеген әйтеп сөйләп бетереп булмый, – ди.
Әйтүенчә, 1952-1955 елларны ат җигеп эшли. Тельман исемендәге күмәк хуҗалыкта нинди эш бар, барысын да эшли. Аннан армия хезмәтенә китә. Монысы – аерым тема. Бик яратып искә ала ул солдат хезмәте елларын.
– Армиягә килсәк, – диде дә, шушы сорауны күптән көткәндәй авызын киң итеп ачып елмаеп җибәрде, – мөгаен, акча түләп барганнардыр анда. – Башта Украинаның Таганрог шәһәрендә азапландым анысы. Чөнки ул шәһәрнең үзәк урамына гына асфальт җәелгән, калган барысы да көч-хәл ерып чыгарлык пычрак иде. Аннан безне, 6 солдатны Сочига күчерделәр. Менә анда әйбәт булды, Аллаһка шөкер, – ди.
Анда Сочидан ерак та түгел, Адлер исемле шәһәр бар. Шунда хәрби аэродром төзиләр, ә солдат Җәүдәт Кадыймов андагы техник взводта хезмәт итә. Җитәкчелек киләсе булса, аэродромны себереп, чистарталар. Бөтен эшләре шуннан гыйбарәт була. Кыскасы, табигате дисәң дә, ашау-эчү дә, хезмәте дә бик җиңел була. Әнә бит үзе дә:
– Анда эш тә бар иде. Хезмәт итү урыным искиткеч уңай булды. Иптәшләремнең кайберсе шунда калды. Әмма энекәш авырып, тормышны әни берүзе күтәрергә мәҗбүр булды. Шул сәбәпле, мин дә, теләсәм-теләмәсәм дә кайтырга мәҗбүр булдым шул, – ди.
Ә 1959 елны армиядән кайткач, Казанда машина шоферлыгына укый ул. Укып кайткач, үзәге Түбән Көек авылы булган Тельман исемендәге күмәк хуҗалыкка кабат эшкә урнаша – машина йөртә.
Җәмәгате Саимә белән 3 бала тәрбиялиләр. Кызы Асия дә, улы Шәүкәт тә Казанда, үз тормышлары белән яшиләр. Бүгенге көндә 5 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар Җәүдәт бабайның.
Кабат эшләгән елларын искә алсак, күмәк хуҗалыкта 15 ел шофер булып эшли. Биредә автомеханик та, бригадир да була. Пенсиягә чыкканчы гараж мөдире булып та эшли. Бик күп күмәк хуҗалык рәисләре белән бергә эшләргә туры килә – аларның барысын да яратып, хөрмәт белән телгә ала.
– Эшләгән чорлар еш искә төшә, – дип көрсенә. – Мин эшләгән чорда Күәм белән Әйшияз арасында юл начар була иде. Соңга калып кайтырга туры килеп, юл начар вакытта, Әйшиязның ферма йортында йоклап калган көннәр дә булды. Әмма барыбер дә ул чорлар сагындыра, – ди. 
Шунда ук:
– Бүгенгеләрне күз алдына китергәч, хәзер – җәннәт шул дигән уй килә күңелгә, – ди.
Саубуллашып юлга кузгалыр алдыннан барыбызның да уртак теләкне район башлыгы Рөстәм Хисамиев яңгыратты:
– Бик матур бәйрәм булды, рәхмәт Сезгә! Балаларыгызны, оныкларыгызны куандырып, сау-сәламәт хәлдә озак яшәгез, – диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев