Тыл хезмәткәре: “Хезмәт сөю нык булышты безнең буынга”
“Иген дә чәчтем, печән дә җыйдым, җир дә сөрдем, сыер да җиктем”, – дип көлемсери ул
Кышлау авылыннан тыл хезмәткәре Бәхрәм Абдуллинга 95 яшь тулды.
Аны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Хәсбиуллин һәм Кышлау авыл җирлеге башлыгы Айрат Кашапов котладылар. Куанып, көтеп алып каршы алды ул аларны. Олы бәйрәм уңаеннан балалары да кайткан иделәр. Соңрак, барлык балалары һәм җитәкчеләр белән бергә фотога да төшереп алдык үзен.
Ничә тапкыр килсәң дә, Бәхрәм абыйның йорт-җире, ишегалды, бакчалары искиткеч тәртиптә, матур урнашкан булуына шаккатасың. Әйтүенчә, балалары бик тырыш. Гел килеп-китеп торалар, хуҗалыкны һәрдаим тәртиптә тоталар. Өйдә дә искитәрлек тәртип. Әлбәттә, бу очракта социаль хезмәткәрне дә искә алу урынлы булыр. Зөлфия гел килеп, тәрбияләп тора өлкән яшьтәге тыл хезмәткәрен. Шунысы кызык, әлегә кадәр газеталарны үзе укып, дөнья, район хәлләре белән танышып барган ветеранга, хәзер аны социаль хезмәткәр кычкырып укый икән.
Бөек Ватан сугышы башланганда Бәхрәм абыйга нибары 10 яшь була. Әтиләре сугышка китә. Әниләре янында үзеннән бераз олырак апасы һәм 2 энесе, 1 сеңлесе белән кала ул. Аңлашыладыр, әнисенең уң кулы буларак, тормыш йөген аңа да өстерәргә туры килә. Әтисе сугыштан җиңеп кайткач, гаиләгә тагын бер бала – Рәсимә исемле сеңлесе өстәлә... Бөек Ватан сугышы чоры һәм ул еллардагы хезмәт белән бәйле истәлекләре гаять күп Бәхрәм абыйның.
– Ул еллар һаман күз алдымда. Иген чәчтем, печән җыйдым, сыер да, ат та җигеп эшләдем, – дип көрсенә ул.
13 яшеннән, гади колхозчы кебек үк “эш тәртәсенә җигелә” ул. Бу вакытта ашау-эчү такы-токы гына була. Инде сугыш чорының төп ризыгына әйләнгән “черек бәрәңге” генә җыеп калмый, какы, кузгалак, акбаш, ат кузгалакларын да җыеп алып кайта торган була. Үзе генә ашамый, әлбәттә. Өйдә бит әле ул кайтканны көтеп торучы энекәш-сеңелкәшләре дә бар!
– Ни тапсак, шуны ашадык, – ди үзе.
Шуны күз алдына китерегез, күмәк хуҗалыкта көч куеп, арып-талып кайткан хәлдә дә өйдә эш көтә – ашарга табу проблемасы бер хәл, әле бит өйне ягып җылытырга кирәк.
Ул вакытта хәзерге кебек тирә-якта бихисап агач, чыбык-чабык үсми. Шул сәбәпле, йортны әрем ягып җылыткан чаклары да була.
Әлбәттә, Бәхрәм абый сүзләренә караганда аларны ач үлемнән сыерлары коткара. Аның белән күмәк хуҗалык җирен дә сөрәләр, әвенгә салам көлтәләре дә ташыйлар. Ә иң мөһиме – сыер биргән сөт ризыклары туклыклы булалар.
– Бөек Ватан сугышы чорында минем кебек көч куйган малай-кызлар күп идек инде без. Мөгаен, бер-беребездән көнләшеп, уздырырга теләп тә эшләгәнбездер. Әнә шул хезмәт кую нык булышты безнең буынга, – ди.
Гомере буе эшли ул. Пенсиягә чыккач та күмәк хуҗалыкта эшли. Кыскасы, барлык хезмәт стажы 47 ел тәшкил итә. Бәхрәм абый сау-сәламәт һәм озын гомерле булсын да, аның белән кабат очрашырга насыйп булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев