Аджика ясадыгызмы әле?
Тәмле булсын

Аджика ясадыгызмы әле?

Перчатка киеп эшләү кирәк.

Кечкенә банкаларга тутырып суыткычта сакларга да мөмкин.

Кирәкле әйберләр: 500 гр помидор, 500 гр болгар борычы, 300 гр сарымсак (якынча 1 стакан була), 200 гр әче борыч, 50 гр хмели-сунели, тәменчә тоз.

Болгар һәм әче борычны, сарымсакны иттарткыч аша чыгарасың, массага хмели-сунели өстисең. Шушы массаны икенче кат иттарткыч аша чыгарасың һәм тәменчә тоз, тәме килгән сыекмай салып яхшылап болгатасың.


Нет комментариев