Алма пирожкие
Бик тәмле була, сез дә пешерегез әле.
Камырга эчлекне алдан ясыйм. Алманы 4 кә бүләм, үзәген алам да әз генә су салып, каплап пешерәм.
1 аш калагы коры чүпрәне 50 гр җылы су,1 чәй калагы песок салып кабартырга куям. Чүпрә болгаткан саен кабарып тора торган булганчы, кабат-кабат бутап торам.
1 ст сөт, 150 гр ак майны ут өстендә эретәм. Кайнарланып китмәсен. Калак очы белән тоз, 3 аш калагы песок ,теләсәгез ванилин салырга була.
Эреткән массага онны 450гр чамасы салам. Калактан аерылып торганчы онны әз-әз салып бутыйм. Бик куе булмасын. Воздушный нежный була камыр. Кул белән бутамыйм.
Пирог, пирожкилар ясаганда гына эчлекнең өстенә песок сибәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев