Алмадан пюре
Алмалар өлгерде.
Быел табигать нигъмәтләрен санап беткесез. Ул җиләге, карлыганы... чияне әле дә җыеп бетермәдек. Хәзер инде алма чоры җитте. Уңган хуҗабикәләр аны да әрәм итми. Компот яба, киптерә, как ясый, турап туңдыра, варенье, повидло кайната. Алмадан әле пюре да ясап була. Гаиләдә бәләкәй балалар, оныклар булса бу ризык ашалмыйча калмас.
Кирәк булачак: 2 кг алма, 400 грамм су, 200 грамм шикәр.
Алманы чистартып, фотодагыча турыйбыз, тутыкмый торган корычтан ясалган кәстрүлгә 400 грамм су, өстенә алма салып, уртача утка куябыз. Алмабыз кайнап чыккач, йомшарганчы болгатып торабыз. Алма кисәкләре пешеп беткәч диярлек, кәстрүлне уттан алып блендерның тюльпан насадкасы белән массаны пюре сыман дәрәҗәгә җиткәнче изәбез. Алмабыз пюрега әйләнгәч, аңа 400 грамм шикәр (алмагыз бик баллы булса, шикәрне азрак салырга да мөмкмин) салабыз. Янә утка куябыз. Кайнап чыккач, пюрены нык акрын утта 5 минут чамасы бертуктаусыз болгатып торабыз. Пюрены стерильләштерелгән банкаларга (2 кг алмадан 1 литр 800 грамм чамасы күләмдә пюре чыкты, мин аны 8 бәләкәй банкага тутырдым) салып, ябып, төреп куябыз. Бик тәмле була! Мин бу банкаларны суыткычта саклаячакмын.
Ә сез алмадан ниләр әзерлисез, дуслар? Нинди бик тәмле һәм сыналган рецептларыгыз бар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев