Бәйрәм өстәленә тәмле салат
Тәмле булсын.
Салат ясау өчен: 200 грамм шампиньон гөмбәсе, 2 суган, 4 йомырка, 300 грамм тавык ите, 300 грамм кореяча кишер, 100 грамм каты сыр, тоз, майонез кирәк.
Әлеге продуктлардан салатны бер зур тәлинкәгә, яисә, ике уртача тәлинкәгә ясарга була.
Әзерләү тәртибе: гөмбәне вак итеп турап, суган белән кыздырырга. Тәлинкәгә җәяргә һәм өстенә майонез сөртергә. Икенче катлам итеп, пешерелгән һәм вак угычтан чыгарылган йомырканы җәяргә. Майонез сөртергә. Тавык итен суда пешереп, вак итеп турарга һәм өченче катлам итеп җәяргә. Өстенә майонез сөртергә. Дүртенче катлам итеп кореяча кишер җәелә. Өстенә майонез сылана.
Сыр уртача угычтан чыгарыла һәм салатның өстенә сибелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев