Тәмле булсын

Бавыр кыздыру рецепты

Йомшак, тәмле бавыр була.

Бавырның тышындагы элпәсен, җепселләрен алып, эрерәк итеп турыйбыз. 20 минутка сөткә салып торабыз.

Кызган майлы табага күп итеп суган турап кыздырабыз.
Бавырны сөттән алып, тоз, борыч салып болгатабыз. Онга манып табага тезәбез.
Әкрен утта 10 мин чамасы пешә.
Бер мөһим секреты бар – озак пешерсәң бавыр катып китә.


Нет комментариев