Чөгендерле кәбестә салаты
Тәмле булсын

Чөгендерле кәбестә салаты

Бу тәмле салатны безнең редакция кызлары ел да әзерләми калмый. Бер тапкыр әзерләп карасагыз, сез дә аны үзегезнең иң яхшы рецептлар исемлегенә кертәчәксез. Ә иң мөһиме – ул тиз әзерләнә, озак саклана.

Ул тиз әзерләнә, озак саклана. 
Кирәк:

  • 2 кг кәбестә;
  • 1 уртача  кишер;
  • 1 уртача алма;
  • 1 уртача чөгендер;
  • 1 баш сарымсак;
  • 6 аш кашыгы шикәр комы;
  • 2 аш кашыгы тоз;
  • 150 г үсемлек мае;
  • 100 г 9 процентлы аш серкәсе;
  • берничә борчак кара борыч;
  • 1 дәфнә (лавр) яфрагы;
  • 1 литр су.

Кәбестәне шакмаклап турарга, башка яшелчәләрне – эре угычтан, сарымсакны вак угычтан уарга һәм барысын да зур табакка салып, катнаштырырга кирәк. 
Кәстрүлгә су, тоз, шикәр, май, серкә һәм тәмләткечләрне салып, кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатабыз һәм кәбестә өстенә коябыз.
Суынганнан соң банкага тутырып, суыткычта саклыйбыз. Банка авызын полиэтилен капкач белән каплыйбыз. 
Салат 8 сәгатьтән соң әзер була.

Сөембикә


Нет комментариев