Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

«Эремчекле запеканка» рецепты

Әзер булгач запеканка өстенә варенье яки сгущёнка агызырга була.

Кирәк була: 1кило эремчек, 3 йомырка, 6 аш каш. шикәр комы, 0,5 чәй каш. тоз, 2 аш каш. каймак (сметана 20%), 1кап (10г.) ваниль шикәре, 2 тулы уч манный ярмасы, 1чәй каш. җитен орлыгы (семена льна).

Эремчекне бәрәңге төйгеч белән яхшылап төйдем, төерләре калмаса тәмлерәк, йомшаграк, блендердан чыгарсагыз да була. Аннары калган ингридиентларны салып яхшылап болгаттым да, майланган табага салып (бу рецепттан зуууур бер таба чыга, табагыз кечерәк булса, запеканка биегрәк булачак)  180 градуслы мичтә 30 минут пешердем.

Табага панировка өчен сухари да сибергә була. Семена льна салмасагыз да була, теләккә карап. Соданы салу да мәҗбүри түгел.

Әзер булгач запеканка өстенә варенье яки сгущёнка агызырга була.

 Рәфилә Шәмсетдинова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев