Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гает коймагы

Элек-электән татар халкы, Гает намазы укырга киткән ирләрне коймак пешереп каршы алганнар! Бу - йола безнең көннәрдә дә дәвам итә.

Коймак пешерү өчен кирәк була:

300 грамм бодай оны,

2 йомырка,

3/4 стакан сөт,

0,5 стакан кайнап суынган су,

1 чәй кашыгы ак май,

1,5 аш кашыгы сыек май,

тәменчә шикәр комы,

тоз, чүпрә алына.

Күләмен гаиләгез зурлыгына карап, арттырып та алырга мөмкин. Йомырка сытып, сөткә кушып болгатабыз, су, ак май өстибез. Тоз, шикәр комы кушабыз. Чүпрәне он кушып болгатканда салабыз. Камырның куелыгы – кем ничек ярата, берәүләр калынрак коймакны үз итә, икенчеләргә юка коймак кирәк, шуңа күрә чама белән эшлибез, һәрхәлдә куе каймак хәлендәге камыр була ул.

Кабарырга куябыз. Әчкелтем тәмле коймак кирәксә, кабарып менгәч, камырны берничә мәртәбә болгатып төшерәбез. Кирәкмәсә, кабарып менгәч, пешерә башласаң да була. Коймакны , камырны болгатмыйча гына, шул күпергән көе пешерәләр. Кемдер табаны туң май белән майлап пешерә, ә кемдер коры табада пешереп, соңрак ак май белән майлый. Ничек пешерсәң дә тәмле була коймак.

Кайнатма, бал белән табынга бирәләр.

Сездә пешереп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев