Гөлгенә Сабитовадан өчпочмак рецепты
Тәмле булсын!
Татар табынын өчпочмаксыз күз алдына китереп булмас мөгаен.
Әлбәттә инде, татар халкыбызның милли ризыгы диешкә, күз алдына өчпочмак килә.
Без өчпочмакны бик яратабыз һәм аны күбесенчә тавык ите белән пешерәбез, чөнки балалар шулай ярата
. Бүген иртән тиз генә юлга чыгып киткәнче өчпочмак ясап, пешереп алдык. Гаиләбезнең яраткан камыр ризыгы шул ул.
Мин күп еллар инде , шушы җайлы рецепт белән генә пешерәм өчпочмакны. Бик җайлы да, тәмле дә .
ӨЧПОЧМАК КАМЫРЫ.
1) 1 ст җылымса су
2) 0,5 ст сыек май
3) 1 б. к. чүпрә
4) тоз
5) он.
Эчлеге 1) тавык ите 2) бәрәңге 3) суган 4) тоз, борыч, укроп Чүпрәне җылымса суда болгатып, эретәмдә, тоз, май, он салып камыр ясап, кечкенә түгәрәкләр ясап өстен тастымал белән каплап торам. Ул арада тиз генә эчлеген әзерләп алам.
Өчпочмаклар ясап мичтә пешереп алабыз да, тәмләп чәйләр эчәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев