Якташыбыз Нәүбәһар апа Кәбировадан бик тәмле кабартма рецепты
Тәмле булсын!
Кирәк була:
350-400 мл җылымса сөт,
3 аш кашыгы шикәр комы,
7 г коры чүпрә,
2 йомырка,
100 г атланмай,
ванилин,
тоз,
600 г он
Йомшак кына итеп камыр басабыз.
Күтәрелгәч, тагын бер тапкыр бассаң әйбәт.
1 см калынлыкта җәеп, түгәрәкләп кисәбез.
Бераз тоткач, уртасын тишеп, майда йөздереп кыздырабыз.
Мамык кебек гөбердәп пешәләр) Әниләр моны казан кабартмасы диләр иде. Элек газ плитәләре булмаган, казан астына ягып, шунда пешергәнгәдер инде.
Әле тагын мич алды кабартмасы бар иде.
Әни кабартмаларны тастымал астыннан алып, майлы табага тезә дә табаны табагач белән эләктереп, мичкә - утлы күмер өстенә куя. Кулыннан табагачын төшермичә, шулай әллә ничә таба кабартма пешерә. Йөзләре мич ялкыныннан алсуланып чыга...
Хәзер инде мич тә юк, казан да юк. Әни пешергән кабартманың тәме дә хәтердә генә саклана…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев