Яңа ел табынынына салатлар
Кар көртләре салаты ясыйбыз.
Салат өчен кирәк: пешкән тавык ите, суган, бәрәңге, шампиньон гөмбәсе, йомырка, майонез.
Салат катламлап ясала.
1 катлам: пешкән тавык ите турап салабыз.
2 катлам: суган (бераз уксус белән маринадлаштырып алсагыз да ярый).
3 катлам: пешкән бәрәңгене кыргыч аша.
4 катлам: кыздырылган шампиньон гөмбәсен турап салабыз. Һәр катлам арасына майонез сылыйбыз. Шуннан соң өске якка пешкән йомырканы турыйбыз, аны майонез + сарымсак кушылган соус белән бутыйбыз, өч ингредиентны кушып, шарчыклар ясап, салат өстенә куябыз.
Ә соңгы алтынчы катламда сыр уып салабыз, өстенә бераз гранат төшләрен тезеп чыгарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев