Яшелчә запеканкасы рецепты
Тәмле булсын!
Кирәк булачак: ит фаршы, 2-3 кечкенә ташкабак, 3 баллы борыч, сарымсак, суган, 4 кечерәк помидор, 4 йомырка, 100 г каймак, тәменчә тоз, борыч, каты сыр.
Ташкабакны эре угычтан уарга, тоз сибәргә. Баллы борыч, помидор, суган, сарымсакны шакмаклап турарга. Ташкабакның согын сыгып кушарга. Майланган форманың астына фаршны тигезләп җәяргә. Аның өстенә яшелчәле катнашманы салырга. Аерым савытта йомыркага каймак кушып тугларга. Тәменчә тоз, борыч өстәргә. Йомыркалы массаны яшелчәләр өстенә агызырга.
180 градуслы кызулыктагы духовкада 1 сәгать пешерергә. Өстенә угычтан уылган сыр сибеп, кабат 5 минутка куеп алырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев