“Игътибар – балалар!” операциясе дәвам итә
Тәмле булсын

“Игътибар – балалар!” операциясе дәвам итә

21 августтан 10 сентябрь­гә кадәр шул исем гә кадәр шул исем­дәге махсус операция уза. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.

“Бу уңайдан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә махсус лекцияләр укыйбыз”, – дип хәбәр итте ул. Бу чорда транспорт йөртүчеләрнең балаларны махсус креслода йөртүе күз уңында булачак. Операция башланды гына, инде ике машина йөртүче тоткарланган һәм административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук мәктәп автобуслары да тикшерелгән, әлегә барысы да тиешле таләпләргә җавап бирә. Мәктәп янында махсус юл билгесе булу да тикшереләчәк. 


Нет комментариев