Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Җиләкле-каймаклы пирог рецепты

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан җиләкле-каймаклы пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 200 грамм атланмай, 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, 3 стакан он.

Эчлек өчен: каймак, шикәр комы, катырылган яки яңа өзелгән җиләк.

Эш барышы:

Оннан һәм көпшәкләндергечтән кала барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга, аннары калганнарын кушып камыр басарга. Табаны майларга, камырны кул белән җәяргә. Камыр өстенә төрле җиләк-җимеш (кура җиләге, карлыган, бакча җиләге һ.б.) салырга, өстенә манный ярмасы яки кесәл сибәргә һәм 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 35 минут пешерергә.

Шул вакытта  250 грамм каймакка 3 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга. Пирогны духовкадан алгач, каймакны өстенә агызырга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев