Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
Тәмле булсын

Җир җиләгеннән куас рецепты

Җәйге эсседә сусауны басар өчен җир җиләгеннән куас ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Моның өчен җиләкне чистартырга, юарга, суын саркытырга, эмаль савытка салырга. 250 г җиләккә 70 г исәбеннән су салып кайнатып чыгарырга. Уттан алып, 10 минут тоткач, сөзәргә. Бер аш кашыгы бал, 4 бал кашыгы шикәр комы, 1 г лимон кислотасы салып болгаткач, кабат сөзеп шешәләргә тутырырга. Һәр шешәгә 3-4 кенә йөзем салырга. Шешәне бераз тутырмыйча калдырырга, бөкеләп куярга. Салкын урында 7-10 көн торгач куас әзер була.

Әгәр куас тизрәк өлгерсен дисәгез, шешәләргә салып авызын томалагач. 25-27 градус җылыда (җәен бүлмә температурасы) тотыгыз һәм өченче көнне генә салкын урынга куегыз. Болай эшләгәндә куас дүрт көннән әзер була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев