кетердәп тора торган кыяр тозлау рецепты
Җиңел, гади һәм бик тәмле рецепт!
500 грамм кыяр өчен:
Шикәр – 1 аш кашыгы;
Тоз – 1 чәй кашыгы;
Серкә 9% – 1 аш кашыгы;
Сарымсак — 4-5 теш;
Үсемлек мае – 50 мл.
Укроп теләгәнчә.
Әзерләү процессы:
Җылымса су белән кыярларны яхшылап юабыз. Очларын кисеп, яртылаш бүләбез. Ә аннан соң һәр 2 яртысын тагын 4 өлешкә бүләбез. Шулай алар бик тиз маринадланачак. Хәзер туралган кыярлар янына тоз, шикәр комы өстибез. Шунда ук вак итеп туралган сарымсакны, укроп һәм башка тәмләткечләрне салабыз. Барысын да әйбәтләп болгатырга кирәк. Бер аш кашыгы 9% серкә салып, тагын болгатабыз. Серкәне лимон согына алыштырырга мөмкин. Соңгы, әмма бик мөһим ингредиент – үсемлек мае. Май кайнар булырга тиеш. Кыярга кайнар майны салып яхшылап болгатабыз. Кыярның өстен каплап бер сәгатькә суыткычка куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев