Коймак рецепты
Рәмзия Ахмадуллинадан коймак рецепты.
1 литр сөтне банкага салып өстәл өстендә 2-3 көн тотам. 3 көн торса яхшырак була
Димәк:
1 литр әчегән сөт;
3 йомырка;
1 чәй кашыгы өеп тоз;
2 аш кашыгы өеп шикәр комы;
1 чәй кашыгы чәй содасын онга кушып иләп салам ;
Онны улчәгәнем юк, бик куп китми, куе каймак кебек була камыры. Әз - әзләп кушасы онны.
Болгаткач 5 минуттан пешерә башлыйм. Коры табада пешерәм дә, ак май эретеп майлыйм.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев