Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Күркә вареньесы рецепты

Файдасы күп, иммунитетны күтәрә.

Нарат күркәсе җыяр вакыт җитте.  Ел да ясыйм күркә вареньесы. Менә рецепт. Саклап куегыз. Ни кадәр вак булса, шул кадәр йомшак була күркә.

Кайнатма ясар алдыннан аны суда юып алырга һәм саркытырга кирәк.

Зур кәстрүлдә сироп ясыйбыз: 1 литр тирәсе су һәм 1 кг күркәгә 1,8 кг шикәр комы кирәк була. Баллы су әзер булгач, күркәне кушарга һәм 1 сәгать чамасы әкрен генә кайнатырга.

Сагызлана башлагач, кайнатуны туктатырга, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга. Күп ашарга ярамый, көнгә бер-ике кашык кабып куйсаң бик яхшы. Файдасы бар. Иммунитетны күтәрә.

Лилия Әскарова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев